Бүген Бөтендөнья тузганак көне билгеләп үтелә. Бу гаҗәеп үсемлек бөтен җирдә диярлек үсә ала – шәһәр асфальты араларыннан алып, Альп болыннарына кадәр. Тузганак кашкарыйлар гаиләсенә керә. Республика территориясендә дару тузганагын һәм бу төрдән килеп чыккан формаларны, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән соң тузганакны очратырга мөмкин. Соңгысының чәчәк атуын июльдән сентябрьгә кадәр Буа районының Козловка авылында, Әлмәт районының Аппак авылында һәм Минзәлә районының Адай авылы тау битләрендә күзәтергә мөмкин.
Тузганакларның 6 сере:
Тере сәгать: чәчәкләр иртәнге 6 да ачыла һәм 15:00 дә ябыла. Вакытны беләсегез киләме? Тузганакка карагыз!
Барометр: яңгыр алдыннан чәчәкләр качалар – кулчатыр сыман йомылалар!
Рекордчы: бер тузганак гомерендә 7000 орлык бирә! Әгәр алар барысы да шытып чыкса, Җир тузганак планетасына әверелер иде.
Косметика: суты сипкелләрне агарта. Борынгы гүзәл затлар аны битләренә крем сыман сөрткәннәр.
Бетергесез супергерой: әгәр тамырын көрәк белән кисеп алсаң, һәр кисәктән яңа чәчәк үсеп чыгачак!
Рәссам: тузганак суы тиредә көрән бизәкләр калдыра. Бәлки ул яшерен хәбәрләр төшерәдер?