Үрмәкүчләр дөньясы хакында 36 фотоэш: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәвәскәр фотографларның иң яхшы эшләрен сайлады

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Эре планда үрмәкүч дөньясы» фотомарафонына йомгак ясады. 19 августтан 25 августка кадәр социаль челтәрләрдә мавыктыргыч иҗади ярыш барды. Теләге булган һәркем үзенең тәэсирле эшләре белән рәсми төркемнәрдә уртаклаша алды, дөньяга фотокамера объективы аша үрмәкүчсыманнарның матурлыгын һәм серлелеген тәкъдим итте. Катнашучылар, бу гаҗәеп җан ияләренең һәр детален, кабатланмас хисләрен һәм табигый грациясен җиткереп, чын осталыкларын күрсәттеләр. Унбиш талантлы һәвәскәр фотограф тамашачыларга утыз алты тәэсирле эш тәкъдим итте, аларның һәркайсы буынтыгаяклыларның уникаль характерын һәм үзенчәлеген ачты.

Тәкъдим ителгән барлык эшләр арасыннан жюри фотоһәвәскәрләр Александр Рожнев, Әскәр Мортазин, Гүзәл Бусыгина, Наталья Рапохина һәм Сергей Неклюдовның фотоларын иң яхшы дип таныды. Жюри карары буенча фотомарафонда катнашучыларның барысы да истәлекле сувенирлар алачак. Призларны Казан шәһәре катнашучылары 2 сентябрьдән – Биотөрлелек бүлегендә, ә районнардан булган катнашучылар район (районара) бүлек җитәкчеләреннән ала алалар.Марафон табигый фотографиянең чын бәйрәменә әверелде, катнашучыларга һәм тамашачыларга үрмәкүчсыманнарның гаҗәеп дөньясына яңача карарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International