ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында яңа МСТТ булдыру һәм су биоресурсларын саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Ббиоресурслар буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый советы утырышында махсус сакланылучы яңа табигый территорияләр булдыру һәм су биоресурсларын саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Фәнни бергәлекләрнең тикшерү нәтиҗәләре буенча 6 участок билгеләнде:

• «Шифа чишмәсе тирәсендәге табигый комплекс» (Минзәлә районы);

• «Акчарлаклар колониясе» (Алексеевск, Балык Бистәсе районнары);

• «Юеш Көрнәле» (Алексеевск районы);

• «Сөркәләр колониясе» (Азнакай районы);

• «Зур ак челәннең оя кору урыннары» (Түбән Кама районы);

• «Өске сфагнум сазлыгы» (Апас районы).

Бу территорияләр, Кызыл китапка кертелгән төрләрне дә кертеп, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау өчен мөһим әһәмияткә ия. Аларны төзү буенча проектлар хәзер Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында раслануда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International