ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хезмәт династияләре ТР Рәисен сайлауларда тавыш бирүдә катнаша

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының буыннан-буынга традицияләрне, белемнәрне, күнекмәләрне һәм осталыкларны тапшыручы ике хезмәт династиясе вәкилләре, ТР Рәисен сайлауларда тавыш бирү өчен, республиканың сайлау участокларына килделәр.

Бөгелмә районының бер участогына иң беренчеләрдән булып Шамил һәм Тимур Гыйниатуллиннар династиясе вәкилләре килде.

«Сайлаулар безнең гаилә өчен һәрвакыт мөһим чара булып тора. Һәр гражданның тавышы шәһәр һәм республика өчен мөһим, дип ышанам. Эшне озакка сузмаска булдык: килдек, тавыш бирдек, ә хәзер көзге ау кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейд чараларына барабыз", – ди Тимур Гыйниатуллин.

Тагын бер династия – Әлфия һәм Алсу Нуримановалар Әгерҗе районы сайлау участогында тавыш бирде.

«Сайлауларга мөнәсәбәттән синең шәхси – үз гамәлләрең, якын кешеләр, гаилә, ил өчен җаваплылыгың башлана. Ә безнең чорда һәркемнең җаваплылыгы күп тапкырлар арта», – диләр әнисе белән кызы.

Исегезгә төшерәбез: участокларда бүген 20:00 гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International