Бүген татарстанлылар беренче тапкыр Рәис сайлауларында катнашып кына калмыйча, кайберләре беренче тапкыр тавыш бирә. Шуларның берсе – Арча шәһәрендә яшәүче Әмир Габдрахманов. Ул, республиканың иң мөһим сайлауларында катнашу өчен, иртә таңнан сайлау участогына килде.
«Беренче тапкыр тавыш бирү дулкынландыргыч һәм җаваплы, тик мин һәркемнең тавыш бирергә тиешлегенә бер дә шикләнмәдем. Алга таба да яшь активист, волонтер һәм Яшь гвардияче, үз хокукыннан файдаланып, ил язмышына йогынты ясау өчен, һичшиксез сайлауларда катнашачак. Әмирнең дуслары арасында да беренче тапкыр тавыш бирүче егетләр бар, һәм алар да шундый ук фикердә», – дип уртаклашты ул.
Участокта аның фикерен әнисе Гөлнара Габдрахманова да («Ашыт» заказнигы белгече) хуплады.
«Рәисне сайлаулар – мөһим вакыйга! Әмиргә сайлауларга бару һәр гражданның мактаулы бурычы дигән фикерне сеңдердек» – ди ул..