ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукы күчкән өченче чираттагы резервтагылар турында хәбәр итә

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча икенче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүне тәмамлады. Тапшыру нәтиҗәләре буенча билгеләнгән срокта рөхсәт алмаган резервтагылар бар.

Шуңа бәйле рәвештә, аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукы өченче чираттагы резервтагыларга күчте. Күрсәтелгән затларга, аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу өчен, Дәүләт комитетына әлеге мәгълүмат урнаштырылган көннән алып 10 эш көне эчендә (30 сентябрьгә кадәр, әлеге датаны да кертеп) гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр резервтагы кеше рөхсәт алмаса, ул мондый рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм ителә, хокук резервта булган башка кешеләргә чират тәртибендә күчә.

Әгәр резервчы күрсәтелгән вакытта рөхсәт алмаса, ул мондый рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм калачак.

Рөхсәт алу хокукы күчкән өченче чираттагы резервтагыларның исемлекләре белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Рөхсәтләр алу өчен түбәндәге документлар кирәк:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- аучылык билеты (төп нөсхә);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләү турында квитанция (төп нөсхә).

Рөхсәт, түбәндәге документлар булганда, мөрәҗәгать итүче вәкиле тарафыннан алынырга мөмкин:

- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);

- рөхсәт алу өчен гариза;

- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);

- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);

- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);

- рөхсәт бирелә торган зат тарафыннан түләнгән рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);

- рөхсәт бирелә торган зат тарафыннан түләнгән хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (төп нөсхә).

Җыем ставкалары:

- бер яшькә кадәрге поши – 750 сум;

- олы кыр кәҗәсе – 450 сум;

- бер яшькә кадәрге кыр кәҗәсе – 225 сум;

- бурсык – 60 сум.

Түләү турында гариза һәм квитанцияләрне сылтама аша йөкләтеп алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International