Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты, Совет, Вахитов, Идел буе районнары администрацияләре белән берлектә Казанның 3 районында урамдагы сәүдә урыннары буйлап рейд чарасы үткәрделәр.
.jpeg)
.jpg)
Рейд барышында елга балыгын сату фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата («Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясындагы 2 өлеше) административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеделәр.
.jpg)