ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Зәй районы).
Конкурста катнашу өчен гаризаларны кирәкле документлар белән бергә 9 октябрьгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) конкурс комиссиясе секретаре кабул итә, адресы: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб. 208, тел. 211 73 81, электрон рәвештә «Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында. Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) 23 октябрьдә узачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында һәм «Кадрлар сәясәте» өстәмә битендә урнаштырылган.