ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча өченче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 30 нчы сентябрьдә 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча өченче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.

Әгәр мондый резервтагылар рөхсәт алмаса, алар мондый рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм ителә. Мондый хокук дүртенче чираттагы резервтагыларга күчә.

Рөхсәт алу хокукы күчәчәк дүртенче чираттагы резервтагылар исемлеге 1 октябрьдә басылып чыгачак.

Өченче чираттагы резервтагылар исемлеге белән  сылтама аша танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International