Галимнәр Азнакай районында сирәк очрый торган флора вәкилләренең уникаль табышларын тапкан

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Казан (Идел буе) Федераль Университеты тикшеренүчеләре ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты экспертлары белән берлектә Азнакай районының уникаль табигый байлыгын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәрделәр һәм республикадагы махсус сак астында булган флораның сирәк очрый торган алты вәкилен таптылар. Табылдыклар арасында биек ярмабаш печән, садә оносма, тәбәнәк бадәм, йомыркасыман җимешле мәче борчагы, кәкре сабаклы гриммий мүге һәм лензитес Варнье гөмбәсе бар иде.

Һәр яңа ачыш – фәнни хисаптагы бер язма гына түгел, ә Татарстанның табигый мирасын саклауда мөһим адым. Тикшерүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә сирәк очрый торган флора һәм фауна вәкилләренең яңа яшәү урыннары ачыкланып кына калмый, ә республика өчен бөтенләй яңа төрләр дә табыла. Быелгы фәнни экспедицияләр Азнакай районын гына түгел, республиканың Әлки, Алексеевск һәм Ютазы районнарын да колачлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International