ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында тармак ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Аларның хезмәте һәм сабырлыгы ихлас рәхмәт сүзләренә лаек. Үз эшенең профессионаллары булган бу гаҗәеп кешеләрне яраткан эшенә тугрылык, гомерлеккә сайланган һөнәргә ихлас мәхәббәт берләштергән.
Хәзерге хезмәткәрләр өчен элеккеге хезмәттәшләре белән элемтәдә тору бик мөһим. Алар һәрвакыт өлкәннәрнең эш турындагы хатирәләрен шатланып тыңлыйлар һәм киңәшләре белән уртаклашалар. Өлкәннәр көне өлкән буынга хөрмәт кыйммәтен искә төшерә.