ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Мамадыш районында яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Бүген Өлкәннәр декадасы кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Мамадыш районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты. Өлкән буын вәкилләре белән очрашу Политехника көллиятенең концертлар залында узды. Өлкән яшьтәге мамадышлылар өчен концерт программасы, шулай ук компьютер техникасы белән эшләү, пенсияләр һәм социаль түләүләр мәсьәләләре буенча консультацияләр оештырылды. Бәйрәм кунаклары алдында чыгыш ясап, Федор Батков мамадышлыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән әлеге мөһим көн белән котлады. Ул ассызыклаганча, бу билгеле бер яшькә җиткән илебез гражданнарын хөрмәтләүнең иң күңелле һәм ихлас бәйрәмнәренең берсе.

«Безнең республикада 4 миллионнан артык кеше яши, 20,8 % ы – ветераннар. Аларның күпчелеге әле эшли, киләчәк буыннарга үз тәҗрибәсен тапшыра», – диде ул.

Республикада ветераннарга ярдәм итү өчен күп эш башкарыла. 2019 елдан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проекты гамәлдә. 2021 елдан башлап, ел саен 50 яшькә җиткән гражданнарны һәм пенсия яшендәге затларны илкүләм проектлар кысаларында укыту үткәрелә. 2025 елдан башлап, пенсионерлар арасында «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» Федераль проекты кысаларында чаралар актив гамәлгә ашырыла. Бу чаралар өлкәннәргә медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуга һәм башка социаль юнәлешләрне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International