ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре бистә буйлап йөгереп йөргән ысылдавык аккошны Идел елгасына җибәрделәр

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кызыл китапка кертелгән, Лаеш районының Сокуры бистәсе буйлап йөгереп йөргән  ысылдавык аккошны коткарды. Бу турында аларга битараф булмаган кешеләр хәбәр итә.

Белгечләр аккошны тикшерә һәм, аның бернинди җәрәхәте юклыгын, сәламәтлегенә берни дә янамавын күреп, табигый яшәү тирәлегенә – Идел елгасына җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International