ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген республикада түбәндәгеләргә ау сезоны тәмамлана:
- ау этләреннән башка наратлык киек кошларын аулауга;
- ау этләре белән наратлык, дала һәм кыр киек кошларын аулауга.
Исегезгә төшерәбез: аучылык ресурсларын аулап алу турында мәгълүмат, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, рөхсәт алган урынга тапшырырга кирәк.
Мәгълүматларны вакытында тапшыру мәҗбүри. Аулап алыган аучылык ресурслары турында белешмәләрне тапшырмаган яисә вакытында тапшырмаган очракта, граждан 1 елга теләсә нинди аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм ителә. Ау хокукын саклап калу өчен, хокук бозуларга юл куймагыз.