Дәүләт хезмәтләреннән хәзер МАХ мессенджерында ук файдаланырга мөмкин – башка аерым порталга күчәргә кирәкми. Мәктәп чатларыннан алып КФҮ сервисларына кадәр барлык кирәкле әйберләр бер кушымтада җыелган, бу дәүләт хезмәтләреннән файдалануны тиз, уңайлы һәм куркынычсыз итә.
МАХта цифрлы ID актив кулланыла: 1,5 миллионнан артык цифрлы таныклык булдырылган, ә бөтен Россия буенча 40 мең кибеттә аның аша балигъ булганлыкны расларга мөмкин – шулай QR код ярдәмендә 600 мең сатып алу башкарылган инде‑ Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталының 12 млн кулланучысы МАХ кодын кергәндә өстәмә яклау буларак куллана, ә мессенджерга хезмәтләр статусы турында 160 млн нан артык белдерү җибәрелгән.
Кулланучылар актив рәвештә башка сервисларга да мөрәҗәгать итә: 1,6 млн кеше КФҮ чат-‑боты белән хезмәттәшлек итә, 540 меңгә якыны МАХ аша кабул итүгә язылган. Мәгариф өлкәсендә 2 миллионга якын кеше «Госуслуги Моя школа»дан файдалана, 20 миллионнан артык укучы, укытучылар һәм ата-аналар мәктәп чатларында катнаша, ә 1 миллионнан артык студент югары уку йортлары чатларында аралаша.