Казанның Вахитов районында яшәүче ярканатны коткарып кала. Ул вентиляция системасында сәер чыжылдау һәм чытырдау тавышлары ишетә. Һава суыргычны тикшергәч, мотор роторында хәлсезләнгән ярканатны күрә.
Ир-ат хайванны җайлап кына тартып ала, тартмага урнаштыра, кирәкле дымлылыкны тәэмин итә (зур булмаган савытка бераз су сала) һәм уңайлы шартлар тудыра – тартманы тыгыз тукыма белән каплый һәм салкынча урынга куя. Яллардан соң ул җәнлекне ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына үзе китерә. Белгечләр ярканатны карыйлар һәм аның үзен яхшы хис итүен әйтәләр.
Хайван вентиляция шахтасында кышлаган булса кирәк. Тычкан көч җыйсын өчен, аны Зеленодольск районындагы махсуслаштырылган тернәкләндерү үзәгенә җибәрәләр. Белгечләр имезүче җәнлекне коткарган өчен ир-атка рәхмәт белдерәләр һәм искәртәләр: әгәр ярканатны тапсагыз, аны перчатка киеп тотарга, тартмага салып, ярдәм үзәгенә илтергә кирәк,чөнки күп кенә кул канатлыларга ярдәм кирәк, чөнки алар йокыга талырга өлгермәгәннәр һәм ризыкка мохтаҗ.