Казанның Идел буе районында яшәүчеләр бер йортның ишегалдында очып китә алмаган ерткыч кошны күреп алалар. Беркадәр вакыт алар аны бөтен ишегалды белән тотарга тырышып карыйлар. Алар кошны тотуга, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә шалтыраталар.
Белгечләр тиз арада килеп җитәләр, кошны алып тикшерәләр. Тикшерү вакытында аның бытбылдык карчыгасы булуы ачыклана, ул үзен ‑яхшы хис итә. Ерткычка, ял итү һәм көч җыю өчен, вакыт кирәк булырга мөмкин.
Якын арада ул Зеленодольск районындагы махсуслаштырылган тернәкләндерү үзәгендә, тулысынча тернәкләнгәнче, белгечләр күзәтүе астында булачак. Шуннан соң ерткыч табигый яшәү тирәлегенә җибәрелергә мөмкин.