401 күзәтүче, 6 948 кош: «Куаклардагы чыпчыклар» 2026 Бөтенроссия чыпчыкларны исәпкә алу вакытында Татарстанда чыпчыкларны исәпләгәннәр

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Россиядә ел саен чыпчыкларны исәпкә алу төгәлләнде. Акциянең максаты – популяцияләрне мониторинглау һәм биотөрлелекне саклау өчен кыр чыпчыгы (Passer montanus, яки авыл чыпчыгы) һәм йорт чыпчыгы (Passer domesticus) саны турында чынбарлыктагы мәгълүматларны җыю.

Татарстанда акциядә 401 кеше катнашты, алар 6948 чыпчык теркәгән. Катнашучылар, кошларны табып, аларны фотога төшергән, GPS ярдәмендә координаталарын билгеләгән һәм мәгълүматларны проект сайтына тапшырган. Бөгелмә, Буа районында, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Казан, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Камада, Тәтеш районнарында яшәүчеләр аеруча актив булып чыкты. Барлык катнашучылар шәхси статистикасы булган исемле электрон сертификатлар алачак.

Чыпчыкларны исәпкә алу фәннең һәркем өчен аңлаешлы һәм мавыктыргыч була алуын, ә катнашучыларның уртак тырышлыгы экосистемаларны мониторинглау өчен ышанычлы инструментка әверелүен күрсәтә. Акция нәтиҗәләре: Россиянең 87 төбәге тикшерелгән; 14 194 күзәтү үткәрелгән; 322 426 чыпчык исәпкә алынган.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә кошлар популяциясен саклау буенча, шул исәптән «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча да эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International