Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Нурлат районының «Восход» аучылык җәмгыяте инспекторы белән берлектә кар тозагына эләккән пошины коткара. Хайван тирән кар көртенә кереп чумган да, хәлсезләнеп, үзлегеннән чыга алмый утырган. Янәшәдә олы пошилар булмый.
.jpg)
Коткаручылар тиз арада трактор ярдәмендә юлны чистартканнар, хайванга кар әсирлегеннән чыгарга булышканнар. Азат ителгәннән соң, поши үзе урманга китә. Хәзерге вакытта аның тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый, әмма белгечләр, поши хәлләнгәнче, күзәтүләрен дәвам итәчәкләр. Шундый ук хәл күптән түгел Лаеш районында да булган. Рейд вакытында белгечләр поши бозавына булышалар, тирән карны ачып, юл салалар.
Исегезгә төшерәбез: табигатебезнең биологик төрлелеген саклау – «Экологик иминлек» милли проектының төп максаты.