Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны, шул исәптән Себер язвасын утильләштерү объектларының гамәлдәге законнар таләпләренә туры килмәве ачыкланды. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать итте. Табигатьне саклау прокуроры таләпләре суд карары белән канәгатьләндерелде.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетына, территорияләренә терлекләрнең һәм кешеләрнең кермәвен тәэмин итәрлек итеп, үләт базларын киртәләүнең бөтенлеген торгызу бурычы йөкләнде.
Суд карарын үтәү районара прокуратура контролендә.