ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Кама аръягы зонасы бүлеге җитәкчесе Вячеслав Жарехин «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ул даими рәвештә фронтка ярдәм күрсәтә. Аның катнашында сугышчылар өчен кирәкле җиһазлар, кирәк-яраклар һәм гуманитар йөкләр илтү, шулай ук сугышчан бәрелешләр зонасында яшәүче тыныч халыкка ярдәм оештырылды.
(1).jpg)
«Командованиегә, подразделение солдатларына һәм офицерларына минем эшчәнлегемә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Минем өчен бу бүләк – дан билгесе генә түгел, ә безнең барыбыз бергә мөһим һәм кирәкле эш башкаруыбызны раслау да булып тора. Безнең егетләр, шулай ук фронт тирәсе өлкәләрендә яшәүчеләр ышанычлы тылны тоярга тиеш. Минем өчен төп бүләк – безнең ярдәмнең адресатларга барып җитүен һәм гомерләрен коткаруын аңлау. Эш дәвам итә», – дип ассызыклады Вячеслав Жарехин.