ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яшел Үзәннең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Уылдык чәчү» операциясе кысаларында Васильево шәһәр тибындагы бистәсе районында гражданинны тоткарлаган. Ул тыелган балык тоту кораллары белән рөхсәтсез су биоресурсларын тоткан.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясында (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.