ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты жирәбәдә җиңүчеләргә сөркә аулауга рөхсәт бирү турында искә төшерә

2026 елның 3 июне, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җирәбә буенча гомум кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә сөркә-байбак аулауга рөхсәт бирү дәвам итүен искә төшерә.
 Җиңүчеләр исемлеге белән СЫЛТАМА аша кереп танышырга мөмкин.
 ИГЪТИБАР: Сөркә-байбакларны фәкать рөхсәт алган кеше генә аулый ала. Сөркә-байбакны күмәк аулау рөхсәт ителми.
 Җиңүче, рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итә ала. Җиңүчеләргә рөхсәт бирү 8 июньдә (әлеге датаны да кертеп) төгәлләнәчәк.
 ИГЪТИБАР: Рөхсәт алу хокукы җиңүче тарафыннан күрсәтелгән срокта гамәлгә ашырылмаган очракта, ул резервка эләккән затларга чират тәртибендә күчәчәк.
 Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
 - рөхсәт алу өчен гариза;
 - шәхесне раслый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
 - аучылык билеты (төп нөсхә);
 - рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
 - хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (60 сум).
 Гариза бирүче вәкиле тарафыннан түбәндәге документлар булганда рөхсәт алырга мөмкин:
 - гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләре исемлеген, имза, датаны күрсәтеп;
 - рөхсәт алу өчен гариза;
 - ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
 - ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);
 - ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);
 - рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
 - хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (60 сум).
 КФҮ операторыннан гариза биргәндә, дәүләт пошлинасын һәм җыемнарны түләү банк картасыннан файдаланып башкарырга киңәш ителә.
 Сораулар туганда, (843) 211-70-78 телефонына шалтыратып, Хайваннар дөньясы мониторингы бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International