«Идел киңлекләре» тыюлыгы хезмәткәрләре һәм Югары Ослан районының су биологик ресурсларын саклау буенча белгече табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә «Уылдык чәчү» операциясе кысаларында Лаеш районының Тәтәй бистәсеннән 6,5 км көньяктарак Идел елгасы култыгында гражданинны тоткарлаган. Ул тыелган балык тоту кораллары белән рөхсәтсез су биоресурсларын тоткан.
.jpg)
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясында (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.