ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Парклар маршы – 2026» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылган «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлар бәйгесенә йомгак ясады. Бәйгедә 260 мәгариф һәм мәдәният учреждениесеннән 15 833 кеше катнашты. 3 ай эчендә тыюлык администрацияләре хезмәткәрләре һәм экологик десантлар тарафыннан 2116 табигатьне саклау чарасы, 810 экологик агарту дәресе үткәрелде, 100 га яр буе су саклау зоналары һәм 39 чишмә чүп-чардан чистартылды, 18 780 агач утыртылды, 65 406 кг макулатура, 1173 кг батарея җыелды, 19 500 балыклар өчен ясалма уылдык чәчү урыннары, 2955 сыерчык оясы ясалды, 450 янгынга каршы мәгълүмат листовкасы таратылды.
Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр җиңүче дип танылды:
«Муниципаль район» номинациясе
I урын – Түбән Кама районы
«Дәүләт табигать комплекслы тыюлыгы администрациясе» номинациясе
I урын – «Чиста болыннар» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы администрациясе
I урын – «Балтач» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы администрациясе
II урын – «Зөя буйлары» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы администрациясе
III урын – «Спас» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы администрациясе
«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр» номинациясе
I урын – Зеленодольск шәһәре, Зеленодольск районы, 4 нче «Кояшкай» МБМББУ нең «Капитошки» өлкән мәктәпкәчә төркеме коллективы, җитәкчесе О.Л. Осипова
II урын – Спас районының «Колосок» балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбияләнүчеләре коллективы, җитәкчесе Вера Николаевна Осинцева
«1 – 4 сыйныф укучылары» номинациясе
I урын – Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды, 3 сыйныф, Спас районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ, җитәкчесе Татьяна Григорьевна Козлова
II урын – Максим Кузьмин, 2 сыйныф, Спас районының «Антоновка урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ, җитәкчесе Надежда Викторовна Савельева
II урын – Арча районының «Пешәңгәр мәктәп-балалар бакчасы» МБГББУ, җитәкчесе Индира Тәлгать кызы Зәйнуллина
III урын – Софья Исаева, 10 яшь, 3 сыйныф, Спас районының «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ, җитәкчесе Елена Владимировна Емельянова
III урын – Степан Исаев, 7 яшь, 1 сыйныф, Спас районының «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ, җитәкчесе Татьяна Михайловна Васильева
III урын – Есения Мурзак, 4 сыйныф, Спас районының «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ, җитәкчесе Галина Владимировна Садилина
III урын – Зеленодольск районының «Советлар Союзы Герое Н.А. Катин исемендәге 17 нче төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ башлангыч сыйныф укучылары коллективы (6 – 8 яшь), җитәкчесе Гөлнара Фәрит кызы Мөхәммәтҗанова
«5 – 8 сыйныф укучылары» номинациясе
I урын – «Яшь армиячеләр» отряды, 7 сыйныф, Спас районының «Болгар шифаханә мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет сәламәтләндерү белем бирү учреждениесе, җитәкчесе Сергей Владимирович Журавлев
II урын – Раяз Хәйруллин, 5 сыйныф, Әтнә районының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе, җитәкчесе Рафил Хөрмәтулла улы Миңнебаев
II урын — Теләче районының Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары коллективы, җитәкчеләре: Айсинә Миңлегариф кызы Сабирҗанова, Илнур Илдар улы Сабирҗанов
II урын – 8 «Б» сыйныфы укучылары һәм аларның ата-аналары, Балтач районының Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе, җитәкчесе И. Е. Жукова
II урын – Чирмешән районының Туймәт төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары коллективы, җитәкчеләре: Г.А. Шәрифуллина, Гөлназ Хәмзә кызы Рәҗәпова, Зөлфирә Мөхтәр кызы Нуруллина
III урын – Тәтеш районының «Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ нең 8 сыйныф коллективы, җитәкчесе Ландыш Ринат кызы Гарифуллина
III урын — Арча районы «Курса-Почмак урта мәктәбе» МБГББУ нең 5 сыйныф коллективы, җитәкчесе Инзилә Шамил кызы Шәймуллина
III урын – 7 «А» сыйныфы коллективы һәм Мөслим муниципаль районының «Мөслим гимназиясе» экологик отрядында катнашучылар, җитәкчесе Ләйсән Фәхәметдин кызы Бариева
«9 – 11 нче сыйныф укучылары» номинациясе
I урын – Түбән Кама шәһәренең «Балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе коллективы, Түбән Кама районының «Красный ключ урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ
I урын – Балтач районының Норма урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 – 9 сыйныфлар коллективы
II урын – Азнакай районының «Тымытык авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ нең Беренчеләр хәрәкәте коллективы, җитәкчесе Гүзәл Сәгыйть кызы Гарипова
III урын – Тәтеш муниципаль районының «Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбенең» 9 сыйныф коллективы, җитәкчесе Илсөяр Габделхак кызы Шәйхетдинова
«Өлкәннәр» номинациясе
I урын – Спас районының «Картлар һәм инвалидлар өчен Спас интернат-йорты» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе коллективы, җитәкчесе Мария Александровна Клещева
II урын – «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, Буа шәһәре
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар» номинациясе:
I урын – Чистай районы «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 10 нчы Чистай мәктәбе» ДББУ нең 1 «А» сыйныфы укучылары коллективы, җитәкчесе Галина Николаевна Фомина
II урын – Арча районының «Яңа Кенәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат» ДБББУ укучылары коллективы, җитәкчесе Гөлгенә Нурислам кызы Григорьева
II урын – Спас районының «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты» ДБББУ нең 3 сыйныф укучылары коллективы, җитәкчесе Юлия Анатольевна Лукашина