ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Спас районы аучылары белән берлектә бензин генераторы сатып алганнар һәм аны сугышчыларга – МХО катнашучыларына тапшырганнар. Без алар өчен көнкүрештә әһәмиятле әйберләр алырга тырышабыз. Бүген безнең төп бурыч – егетләр, тәэмин итү һәм көнкүреш ихтыяҗлары турында борчылмыйча, хәрби бурычларны тыныч үти алсыннар өчен, хәрби хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар оештыруда ярдәм итү.
Кыр шартларында бензин генераторы – алыштыргысыз әйбер, ул безнең егетләргә яхшы ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу җылыткыч та, элемтә дә, яктырткыч да һәм башка бик күп нәрсәгә дә ярый. Техника төрле көнкүреш приборларын һәм кулдан электр инструментын автоном электр белән тәэмин итү өчен хезмәт итә. Хәзер безнең бердәмлек бик мөһим. Алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм итүгә үз хезмәте белән яки матди яктан һәркем үз өлешен кертә ала. Без бергә булганда көчле, анда егетләр дә моны сизә, алар үзләре безгә моны шәхси очрашуларда әйтәләр.