Бүген нарат урманы, дала һәм кыр киекләрен ау этләре (ретривер, спаниель һ.б.) һәм ау кошлары белән аулау сезоны ачыла. Ул 2027 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Түбәндәге төр кыргый киекләрне ауларга мөмкин: наратлык киекләре (гади суер, гади көртлек, боҗыр, вальдшнеп), дала һәм кыр киекләре (соры кыр тавыгы, бытбылдык, күгәрчен һәм урман күгәрченнәре).
Исегезгә төшерәбез, гади урман күгәрчене – Россия Федерациясенең Кызыл китабына, ә күгелҗем урман күгәрчене Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Аларны аулау тыела. Бер ау эте белән киек кошларны аулау күп дигәндә өч аучы катнашында гына башкарыла.