ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Лаеш районындагы «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә көймә белән су биологик ресурсларын тоткан ике кешене тоткарлаган.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Әлеге урынга Лаеш район эчке эшләр идарәсенең полиция хезмәткәрләре чакырылган. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Хокук бозучылардан көймәләре, автомобиль прицепы һәм законсыз балык тоту кораллары тартып алынган.