Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең 2014 елның 6 ае эчендә алып барылган күзәтү эше нәтиҗәләре.

2014 елның 4 июле, җомга
Идарә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану буенча 2014 елның 6 ае эчендә алып барылган  күзәтү эше нәтиҗәләренә йомгак ясады.

 Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы  объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген  саклау һәм файдалану турындагы кануннарының таләпләрен, юридик һәм шәхси затлар белән үтәүне  тикшерү һәм күзәтү, Идарәнең төп максатларының берсе булып тора.

2014 елның соңгы 6 ае эчендә Идарә һәм  район ( районара) бүлекләре хезмәткәрләре, штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар һәм канун саклау әгъзалары хезмәткәрләре катнашуында 277 канун бозу очраклары ачыкланды, шул санда:

- ау кагыйдәләрен бозу барлыгы - 201;

- хайваннар дөньясы  объектлары һәм биологик су ресурслары белән рөхсәтсез куллану – 4;

- хайваннар дөньясы  объектларының һәм биологик су ресурсларының яшәү тирәлекләрен яки күчү юлларын саклау кагыйдәләрен бозу – 37;

- административ штрафны вакытында түләмәү – 9;

-дәүләт әгъзаларына мәгълүматны тапшырмау яки вакытында тапшырмау, ә шулай ук дәүләт әгъзаларына тулы булмаган яисә бозык мәгълүмат тапшыру– 1;

-дәүләт тикшерүен булдыручы урындагы затның хокук бозуны туктату турындагы канунлы боерыгын бирелгән вакыт эчендә үтәмәү -25.

Чыгарылган карарлар буенча барлыгы 310 мең сумга штраф салынды, 98%  түләттертелде.

2014 елда Идарә хезмәткәрләре белән,  ау кагыйдәләрен һәм хайваннар дөньясы  объектларын куллану кагыйдәләрен бозу буенча,   җинаять җәзасы бирелә торган, 10 очрак ачыкланды. Аның өчен җаваплылык  РФ Җинаятьләр кодексының “ Канунсыз ау” исемле 258 маддәсендә каралган. Һәрбер очрак буенча  әсбаплар хокук саклаучы әгъзаларга юнәлтелде.  Нәтиҗәдә, җинаять җаваплылыгына 7 зат тарттырылды. Хөкем, төп җәзадан башка, автотранспорт чараларын тартып алу, ату коралларын тартып алу, аулауга чик кую кебек өстәмә чараларны да киң куллана башлады.

Татарстан Республикасының Спасс районы буенча  1нче хөкем участогының галәм хакиме карары белән Б. Гражданины, РФ Административ канун бозулар кодексындагы 1.3 бүлегенең 8.37 маддәсендә каралган, административ канун бозуда гаепле дип билгеләнде һәм 1 елга аулау хокукын тартып алу шикелле административ җәзага тарттырылды.

Петропавловск бистәсе  авылы янындагы “ Красновидово” аучылык хуҗасы территориясендә  П. Гражданины куяннарны аулау өчен автотранспорт чарасын кулланды. Яңа Шешмә район хөкеме карары белән  аңа 100 000 сум штраф салдылар, 12 нче калибрлы ИЖ 27-Е мылтыгын тартып алдылар.

С. Гражданины  ООО «Свиногорье» аучылык хуҗалыгының аучылык җир-сулары территориясендә, автотранспорт чараларын кулланып хокуксыз рәвештә куяннарны аулады. Бу очрак, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә көйле эшләгәнгә күрә ачыкланды. Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексындагы 258 маддә белән каралган, хокуксыз ау нәтиҗәсендә, 2 соры куян табылды.  Табигатькә  тидерелгән зыян 3000( өч мең) сумга тартты.  Алабуга хөкеме карары белән С.гражданинына 100 000 ( йөз мең) сум штраф билгеләделәр, ВАЗ-212140 транспорт чарасын һәм 12 нче калибрлы ТОЗ-66 мылтыгын тартып алдылар.

2014 елның беренче 6 ае эчендә, расланган еллык план белән килешеп, 8 планлаштырылган тикшерү уздырылды ( РОО “ Татарстан Республикасының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте”, Татарстан Республикасының Иҗтимагый-дәүләт җәмгыяте  Физкультура-спорт оешмасы Динамо, Казан гарнизонының  Хәрби-аучылык оешмасы, АОҖ “Кедр”,  “ Татарстан Республикасының Югары Ослан районы аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы, ААҖ “Нижнекамскнефтехим”, РОО РТ “Теньков аучылык клубы”, АОҖ “Камское раздолье”). Аларның нәтиҗәләрендә административ хокук  бозулар буенча 72 беркетмә төзелде һәм  табылган  бозуларны  бетерергә 90 боерык бирелде.

Дәүләт күзәтүен (тикшерүен) булдыручы урындагы затның хокук бозуны туктату турындагы канунлы боерыгын бирелгән вакыт эчендә үтәмәгән өчен 25 беркетмә төзелде.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән,  еллык план нигезендә ,“ Татарстан Республикасының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте”нә карата тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында табигатьне саклау кануннарын  бозуның  йөздән артык очрагы ачыкланды.  Бөтен очраклар буенча  юридик затны административ штрафка тарттыру турында карарлар чыгарылды. Гомуми суммасы 2.5 миллионнан артык.  Бөтен бозуларны өч группага бүләргә була:

1. Аучылык хуҗалыкларының килешүендә күрсәтелгән, биотехник чараларны үтәмәү белән бәйле бозулар. Бу иң эш очрый торган бозулар. Алар аучылык байлыкларының санын киметә.

2. Хуҗалык эчендәге җайланма булмавы белән бәйле бозулар.

3. Ауларга рөхсәтнамә рәсмиләштергәндәге бозулар:  ауның вакыты куелмау, табышның нормалары куелмау, аучылыкның күләмен бозу. Алар үз артыннан хайваннар дөньясы  объектларын рациональ кулланмауны үз артыннан тарта һәм аучылык байлыкларының санын киметә.

Җәмгыять хәзерге вакытта, канун белән яраклаштырып бозуларны  бетерү урынына, хөкем каравы белән шөгыльләнә.

Шуны билгеләп китәсе килә, 2013 елның көзендә җәмгыятькә карата административ эзләүләр алып барылды. Анда да шундый ук канун бозулар  ачыкланды. Эзләүләр нәтиҗәсендә район хөкеме белән, 300 мең сум штраф рәвешендәге, административ җаваплылыкка тарттырырга дигән карарлар чыгарылды. Татарстан Республикасының Югары хөкеме белән карарлар үзгәрешсез калдырылды. Хәзерге вакытка 100 мең сум гына түләнде. Мәҗбүри түләттерү өчен әсбалар хөкем приставлары хезмәтенә җибәрелде.

Планлаштырылган тикшерү барышында ААҖ «ВторРесурсы»га  рөхсәт итү һәм финанс документларын, һәм аучыларның  шәхси мәгълүматлары булган документларын бирү очраклары ачыкланды. Нәтиҗәдә Идарә хезмәткәрләре, җәмгыятьнең 2010-2013 еллардагы эшчәнлегенә,  тулы тикшерү ясый алмадылар.

Шулай ук, “Татарстан Республикасының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте” комиссиясенең, бирелгән документлар канализация өзеклеге нәтиҗәсендә яраксыз хәлгә килүе турында чыгарган нәтиҗәләре  шикләнү тудыра, чөнки идарә итүче төркем «Заречье»дә 20.10.2013 канализация өзеклегенә гаризалар бирелмәгән, ә 12.11.2013 елны гына бирелгән. Бу очрак  чамасын кабул итү өчен прокуратурага җибәрелде.

Системалы рәвештә бозулар булу һәм аучылык хуҗалыгы килешүенең шартларын үтәмәү һәм шуңа күрә  аучылык байлыкларының хәле начарлану нәтиҗәсендә, Идарә белән 4 аучылык хуҗалыгы буенча килешүне хөкем тәртибендә гамәлдән чыгару процедурасы  оештырылды.

Татарстан Республикасының экологик хәвефсезлек, табигатьне куллану һәм санитар- эпидемиологик иминлек буенча Тармакара комиссиясенең  24.04.2014елдагы Карары белән тәңгәл килеп, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 25 апрельдән 10 июньгә кадәр түбәндәге эшләр үткәрелде:

- хайваннарның яшәү тирәлеген яки күчү юлларын  саклау кагыйдәләрен  бозу өчен  административ җаваплылыкка 24 зат тарттырылды, ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре белән берлектә 1014 канунсыз тоту коралы  ( ятьмәләр) тартып алынды;

Идарә хезмәткәрләре катнашуында,  РФ ҖК 256 маддәсе белән каралган,  җинаять эше буенча 10 очрак ачыкланды.

- Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм янәшәдәге территорияләрдә,  биологик су байлыкларын канунсыз тоту очракларын ачыклау максаты белән,  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының  махсус авиаотряды белән бергә территорияләрне очып чыгу үткәрелде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International