Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының Урта Идел һәм Кама–Урал берләшкән гыйльми – сәнәгый киңәшмәләр утырышы

2014 елның 14 ноябре, җомга

14.11.2014

2014 елның 13 ноябрь көнендә   Ульяновск шәһәрендә       Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының Урта Идел һәм Кама-Урал берләшкән гыйльми- сәнәгый  киңәшмәләр утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасыннан ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”директоры      Шарафутдинов Рамиль  Гомәр улы һәм  хайваннар дөньясы объектларын файдалануны лицензияләү, исәпкә алу, тәртипкә, рәткә салу, кадастр бүлегенең алдынгы киңәшчесе Павлов Юрий Ирекович катнаштылар.

Утырышта, Россия Федерациясе субъектлары киселешендә, 2015 елда биологик су ресурсларын гомуми тоту күләме, балыкчылыкны оештыруның гомуми сораулары,  шул санда балыкны траллап тоту, ә шулай ук  мәгълүматны  Дәүләт балык хуҗалыгы реестрына  урнаштыру сораулары, аны актуальләштерү һәм реестр мәгълүматларын куллану сораулары каралды.

Утырышның ахырында 2015 елга гыйльми - сәнәгый киңәшмәләрнең эш планы кабул ителде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International