Уылдык чәчү-2015"операциясенең нәтиҗәләре чыгарылды

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: балыкларның табигый үрчүенә яхшы шартлар  тудыру, аларны саклау һәм рациональ куллану  максаты белән, “ Хайваннар дөньясы турында” Федераль Канунның 5,6,6.1. маддәләре белән,  “ Балыкчылык һәм биологик су байлыкларын саклау турында”гы  Федераль Канунның 43.1 маддәсе белән, ә шулай ук 10.06.2015 елдан № 453 “ Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнында балыкчылык кагыйдәләрен раслау турында”гы  Авыл хуҗалыгы министрлыгы Боерыгы белән эш итеп, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларның  бассейннарында  2015 елның 25 апреленнән 10 июненә кадәр "Уылдык  чәчү-2015" исемле комплекслы өлгер- профилактик операция уздырылды.

Бу операцияне уздыру вакытында , тикшерүче әгъзалар белән, 2015 елның 25 апреленнән 10 июненә кадәр Татарстан республикасында 1056 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, браконьерлык очраклары буенча  33 җинаять эше ачылды, 2907 тоту кораллары ( ятьмәләр) тартып алынды,  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус авиатөркеме белән территорияне очып чыгулар оештырылды.

 Идарәнең ,биологик су байлыкларын  саклауга һәм рациональ куллануга,  балык тотуга лицензияләре булган, юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук   браконьерлык очракларын тыюга юнәлтелгән эшчәнлеге дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International