Хөрмәтле аучылар!
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба –Идарә) хәбәр итә: 04.08.2015елдан № 104-од Идарә белән 2015-2016 еллар чорында аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу турында боерык расланды.
Боерык белән аучылык байлыкларының санын тәртипкә салуның түбәндәге параметрлары билгеләнде:
аучылык байлыкларының төре– төлке, чүл төлкесе, бүре;
аучылык байлыкларының яше, җенесе: барлык яше җиткән төркемнәр;
аучылык байлыкларының саны: чикләнмәгән;
аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу чараларының уздырылу вакыты: боерыкка имза куйган вакыттан 2016 елның 15 августына кадәр;
тәртипкә салу ысулы: 16.11.2010 елдан № 512 Россия Федерациясенең Экология һәм табигый балыклар министрлыгының боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп;
рөхсәт ителгән ау кораллары : 16.11.2010 елдан № 512 Россия Федерациясенең Экология һәм табигый балыклар министрлыгының боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп;
территория: Татарстан Республикасының аучылык җир-сулары, дәүләт табигый аучылык тыюлыклары.
Барлык аучыларга да Идарәдә аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу чараларын уздырыр өчен рөхсәтнамә бланклары алырга кирәк.