Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 15.08.2015 елдан № УП-724 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык хуҗалыкларында, ауга чикләүләр кертү бүлегендә, Ауны алып бару параметрларына үзгәрешләр кертелде.
Өстә күрсәтелгән боерык белән түбәндәге чикләүләр билгеләнде:
1) ак куянга, суерга, боҗырга,соры көртлеккә 2017 елга кадәр , Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела;
2) «Аксубаевское», «Беркут», «Бутино-Шешминское», «Арское», «Урнякское», «Атнинское», «Юкя», «Буинское», «Глухарь», «Фазан», «Елабужское», «Караишевское», «Зеленодольское», «Краснооктябрьское», «Волжско-Камское», «Камское раздолье», «Рысь», «Новомензелинское», «Сухаревское», «Шешминское», «Красновидово», «Тюрнясевское», «Тетюшское», «Урахчинское», «Мизиновское» аучылык хуҗалыкларыннан һәм Әлки, Әлмәт, Чүпрәле, лениногорск, Балык Бистәсе муниципаль районнарының ачык аучылык җир-суларыннан кала, 2015-2016 елларда барлык аучылык җир-суларда соры куянга һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела.
Чикләүләр аучылык байлыкларын саклау һәм аларны рациональ куллану максаты белән кертелделәр.