Хөрмәтле аучылар

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Киекләргә ачылган ау чоры белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2009 елның 24 июленнән  209-ФЗ  номерлы “ Ау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым канун чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун белән тәңгәл килеп,Ау кагыйдәләрен куллану максаты белән киекләр түбәндәге төркемнәргә бүленә:

урман киекләре- суер,көртлек, боҗыр, ак һәм тундра кыр тавыгы,теләттәвеч;

кыр-сазлык киекләре –урман үрдәге, чуллык, гаршнеп, корыхтан, үлән үрдәге, бибек, тулес, хрустан,улитлар,веретенник,кроншнеп, мородунка, камнешарка, тартар,көтүче, гадәти кугыч;

су киекләре – казлар, казаркалар, үрдәкләр,кашкалак,  ушандаклар, камыш тавыклары;

чүл һәм болын киекләре- соры һәм сакаллы кыр тавыгы, бүдәнәләр, садңалар, кыргавыллар, күгәрченнәр һәм урман күгәрченнәре.

Шулай ук исегезгә төшереп китәбез: өстә күрсәтелгән пискулька, казарка, олы улит, травник,олы кроншнеп, олы веретенник, әберчен, гадәти урман күгәрчене  Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелделәр, шуңа күрә аларны аулау тыела.

Хөрмәтле аучылар, әгәр дә сез   киекнең кайсы төргә кергәнен белмәсәгез – атмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International