“Ау кагыйдәләре”нең төп кагыйдәләре

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ачыла торган  ау чоры белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе“Ау кагыйдәләре”нең төп кагыйдәләрен исегезгә төшереп китә.

Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

Аучылык билеты:

аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;

беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;

ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;

аучылык байлыкларын табуга бирелгән рөхсәтнамәдә күрсәтелгән  аучылык нормалары чигендә һәм күрсәтелгән территориядә генә ауларга.

Ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) транспортировка алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында   табыш турында туры килгән билге куярга кирәк.

Ау кагыйдәләре буенча,  ау продукциясен алып китү һәм сату, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә булган очракта гына рөхсәт ителә. Рөхсәтнамәдә ул төр аучылык байлыгын табу турында билге ясалган булырга, яки ертып алына торган талоны тутырылган булырга тиеш. Әгәр дә рөхсәтнамәдә аучылык хайванын көнгә 1 артыкны табу нормасы билгеләнгән булса, яки аучылык хайваннарының төгәл саны күрсәтелмәсә, яки рөхсәт ителгән тоту нормасы күрсәтелмәсә, туры килә торган ау продукциясен алып китү, тискәре ягында тоту турында билгесез рөхсәтнамә булган очракта гына булдырыла.

 

 Иминлекне булдыру максаты белән аулаганда түбәндәгеләр тыела:

 - ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китү;

- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка ату;

- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга ату;

- атучылар сызыгы буйлап ату; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда);

- түгәрәк эчендә калган хайваннарны  чолгап алганда, аучылар түгәрәк эченә керә торган ау хайваннарын куып кертүне оештыру.

 Кыйммәтле мехлы хайваннарны аулаганда, аларның ояларын казу һәм җимерү тыела. Искәрмәне түбәндәге очраклар гына тәшкил итә:

Бүреләрнең ояларын һәм башка бала табу урыннарын җимерү һәм көчекләрен алу;

Үзтоткычларны кую өчен кондыз буаларын, су күселәренең  ояларын җимерү;

Ояда булган ау токымы этләренә булышу өчен, бурсык, төлке, янутка охшаган этнең ояларын җимерү;

Кыйммәтле мехлы хайваннаны аулау тәмамланганнан соң, аларның казылган оялары тулысынча җир белән капланырга тиеш.

 

Йомраннарга, сукыр тычканнарга, әрләннәргә, су күселәренә,ләтчәләргә, су тычканына ау үзаткычлар ярдәмендә алып барыла.

  Ау токымы эте яраланган хайван артыннан, аучының рөхсәтнамәсе булган аучылык җир-суларыннан киткән очракта, аучының , башка территориядә этне эзләгән һәм чакырган вакытта, ау коралы тышланган һәм патронсыз булырга,  патроннары аерым сакланырга тиеш. Искәрмәне яраланган хайваннарны җыеп бетерү генә тәшкил итә.

Ау токымы этләре белән аерым саклана торган территорияләрдә булган очракта, этләр бәйдә булырга тиеш. Искәрмәне аулаган яки өйрәткән чак кына тәшкил итә.

 Аучылык хайваннарын тоту һәм ату, хайваннар белән шəфкатьсез ысулларны кулланмыйча гына алып барыла.

Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:  

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;искәрмәгә бүреләрне тоту гына кертелә;

-бүреләрне, янутка охшаган этләрне, селәүсәне, бурсыкны, урман сусарын, кондызны, су күсесен аулаганда, аякларны тотып ала торган капканнар куллану;

-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар.Искәрмә булып су күсесен һәм чәшкеләрне тотканда, 50 миллиметрдан ким булмаган күзәнәкләрдән ясалган мордушкалар һәм сусарларны тотканда җәнлек ятьмәләре тора;

-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;

элмәкләр кулану;

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

-бүрене тотудан кала, төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану, ә шулай ук таләпләрне саклап яраланган хайваннарны җыю өчен куллану;

- бүредән кала, хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;

- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;

- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.

  Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук  кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;

- коллектив ауда, аучылык хайваннарын табу өчен, кибетле ярымавтоматик корал куллану;

 - урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән  корал куллану;

-пневматик ау коралын куллану, искәрмәне тиенне аулау очрагы гына тәшкил итә.

Аерым саклана торган табигый территорияләлрдә ау токымы этләре белән һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгын алып бару тыела.

 Канунсыз табылган хайваннар, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары  белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International