Гражданнарның Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Казан сулыкларында кышлый торган үрдәкләр турында еш мөрәҗәгать итүләре белән бәйле рәвештә, шәһәр территориясендә, үзләренең даими кышлауларына очмаган, күп санлы кыр үрдәге калу турында хәбәр итәбез.
Кыр үрдәге төрле яшәү шартларына җайлышуы белән аерылып тора. Традицион рәвештә куе үсемлекле сулыкларда нигез кора, шәһәр шартларында да яши ала – паркларда , якын-тирә күлләрдә һәм башка сулыкларда.
Кыр үрдәге - Россия териториясендә иң күп санлы кыргый үрдәк. Күлләрнең, бөяләрнең, елга үзәнәренең яшәүчесе - кыр үдәге төньяк ярымшарның типик вәкиле. Россия территориясендә кыр үрдәкләренең яши торган табигый чикләре тундра һәм урман массивы арасында урнашкан. Американың төньяк регионнарында таралган. Кыр үрдәкләренең гомуми яшәү төбәге Төньяк Африка ,Азия( көньякка таба Месопатамиягә кадәр), Кашмир, Япония һәм Монголия өлешен алып, бөтен Европа буйлап таралган. Кыр үрдәге Европаның көнбатыш өлешендә, Индиядә, Африкада, россиянең көньяк диңгезләрендә, Урта диңгездә кышлый. Елның салкын вакытында, туңмый торган сулыклар булган җирдә. Кайбер кошлар үзләренең оялау урыннарын ташламыйлар һәм җылы якларга очып китмиләр. Шулай ук кайбер очракта кыр үрдәкләре кышка шәһәрләрдә калалар ( башка төр үрдәкләргә караганда күпкә ешрак). Еш кына, аеруча җылы кышларда, ерак түгел генә китәләр – Каспий һәм Кара даңгезләргә, Европаның көнбатыш районнарына. Кошларның җылы якларга күпләп очып китүләре октябрь аена туры килә.
Казанда яшәп калган үрдәкләр, үзләренә гадәти сулыкларны ташлап китәргә җыенмыйлар. Кошлар шулай ук кешеләргә дә ияләнделәр,ә ризык табу, кыргый табигатькә караганда, шәһәрдә җиңелрәк тә булып чыкты. Әле ун ел элек кенә, үрдәкләрне шәһәр сулыклары территориясендә күпләп җәй көне генә очратырга мөмкин иде, ә кыш көне бик сирәк. Шәһәрдә яшәүче кыр үрдәкләре,әкренләп аларга яңа булган яшәү тирәлегенә күнектеләр, һәм берничә ел элек булган могҗиза, хәзер кагыйдә булып калды: үрдәкләр шәһәрдә яши башладылар. Алар шәһәрнең катмый торган сулыкларында җыелалар һәм кешеләр бирә торган ризыкны ашап, уңышлы гына кышлыйлар. Мондый хәл Россиянең күп кенә шәһәрләрендә күзәтелә, шул санда Урал һәм Себер регионнарында. Шуның белән бәйле рәвештә, халыкка үрдәкләрнең хәле турында кайгыртмаска һәм аларны өстәмә ашатуда актив катнашырга өндәп мөрәҗәгать итәбез.