Хөрмәтле аучылар!

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе тагын бер тапкыр хәбәр итә: Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районындагы  аучылык биләмәләрен беркетү белән бәйле рәвештә,ачык аучылык биләмәләренең өлеше  ООО «Марал» һәм Алексеевск  районының аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенә беркетелә.

Шуның белән бәйле рәвештә, аулаганда игътибарлы булырга һәм чикләрне сакларга өндибез.

Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районының карта схемасы “Хайваннар дөньясы  объектларын озак вакытлы куллану>аучылык хуҗалыгы территорияләре буенча мәгълүмат” бүлегенең “ Хайваннар дөньясын кулланучыларга мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International