Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 30 июнь көнне 16.00 сәгатьтә киләсе 2022 – 2023 елгы ау чоры өчен һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны аулау хокукы алуга физик затлар арасында җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.
17 август көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2022 – 2023 елгы ау чорында аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны (поши, кабан һәм себер кыр кәҗәләрен) тотуга рөхсәтләр бүлү булачак.