17 август көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2022 – 2023 елгы ау чорында аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны (поши, кабан һәм себер кыр кәҗәләрен) тотуга рөхсәтләр бүлү булачак.
Җирәбәдә аулау хокукына ия булган гражданнар катнаша ала.
Аларга түбәндәге адреслар буенча, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетының күчермәсен кушып, билгеләнгән үрнәктә гариза бирергә кирәк:
- шәхсән яки почта элемтәсе аша – 420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт;
- электрон почта аша – ohota.2022@yandex.ru
Гаризалар бирү вакыты – 2022 елның 15 июненнән 30 июнендә 16.00 сәгатькә кадәр.
Гаризада түбәндәге белешмәләр күрсәтелергә тиеш:
1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү урынының тулы адресы һәм элемтә өчен телефон, аучылык билеты турында белешмәләр (сериясе, номеры һәм бирү датасы);
2) аучылык ресурсының төре;
3) аучы, аучылык җир-суларында аулау өчен, аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алуга хокук алырга ниятли торган, территориясендә һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары булган муниципаль берәмлек исеме
4) гариза бирү датасы;
5) гариза бирүченең имзасы һәм имзаны киңәйтү.
Гаризаны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр:
1. Комитет боерыгы белән билгеләнгән вакытлардан тыш гаризалар бирү;
2. гаризада тутыру өчен мәҗбүри булган мәгълүматларның булмавы;
3. бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетының күчермәсе булмау;
4. тапшырылган документларда дөрес булмаган мәгълүмат булу;
5. ике һәм аннан да күбрәк аучыдан электрон почта аша бер электрон хәбәр итеп җибәрелгән гаризалар;
6. аучылык ресурсының бер төренә бердән артык муниципаль берәмлек күрсәтелгән гариза.
7. аучының аучылык ресурсының бер төре буенча төрле муниципаль берәмлекләргә бердән артык гариза бирүе.
Җирәбә салу түбәндәге аучылык ресурсларына карата үткәреләчәк:
Кабан дуңгызы: |
Әгерҗе районы – 10 баш Азнакай районы – 2 баш Аксубай районы – 1 баш Алексеевск районы – 10 баш Әлки районы – 15 баш Әлмәт районы – 1 баш Арча районы – 2 баш Кайбыч районы – 4 баш Лениногорск районы – 2 баш Менделеевск районы – 3 баш Түбән Кама районы – 1 баш Нурлат районы – 15 баш Балык Бистәсе районы – 10 баш Спас районы – 7 баш Чистай районы – 5 баш Ютазы районы – 3 баш
|
Поши: |
Әгерҗе районы – 4 баш Азнакай районы – 1 баш Алексеевск районы – 1 баш Әлки районы – 2 баш Әлмәт районы – 4 баш Баулы районы – 1 баш Лениногорск районы – 5 баш Түбән Кама районы – 2 баш Нурлат районы – 1 баш Балык Бистәсе районы – 4 баш Сарман районы – 1 баш Ютазы районы – 3 баш
|
Кыр кәҗәсе: |
Азнакай районы – 2 баш Аксубай районы – 1 баш Алексеевск районы – 5 баш Әлки районы – 5 баш Әлмәт районы – 2 баш Баулы районы – 8 баш Бөгелмә районы – 4 баш Лениногорск районы – 5 баш Түбән Кама районы – 3 баш Яңа Чишмә районы – 2 баш Нурлат районы – 3 баш Сарман районы – 2 баш Спас районы – 2 баш Ютазы районы – 3 баш |
2022 елгы җирәбә салу буенча барлык документлар белән, шул исәптән гариза формасы һәм гариза тутыру үрнәге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.