Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар кабул итүнең тәмамлануы турында хәбәр итә

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 30 июнь көнне 16.00 сәгатьтә киләсе 2022 – 2023 елгы ау чоры өчен һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны аулау хокукы алуга физик затлар арасында җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.

Югарыда күрсәтелгән вакыттан соң бирелгән гаризалар, алга таба эшкәртү өчен кабул ителмәячәк. Гариза биргән затлар исемлеге ведомство сайтында якынча июль азагында урнаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез: җирәбә салу 17 августта 14.00 сәгатьтә булачак. Чара җәмәгатьчелек вәкилләре кергән махсус комиссия тарафыннан ачык үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International