Чистай һәм Болгар шәһәрләрендә танылган фин актеры һәм режиссер Вилле Хаапасало булды, ул Татарстан турында тапшырулар циклын төшерә. Актер Европа тамашачысына Татарстан шәһәрләренең тарихи урыннарын һәм, әлбәттә, җирле табигатьне күрсәтәчәк.
Актерның визиты тыюлык хезмәткәрләре белән очрашу белән тәмамланды, алар үзләренең эшчәнлеге турында сөйләделәр, тыюлык территориясен күрсәттеләр, җирле балыкчылар белән таныштырдылар, аларның осталык серләре турында сөйләделәр, һәм, әлбәттә, барысы бергә балык тотарга киттеләр.
Алда төшерүчеләрне турның дәвамы көтә, аның нәтиҗәсен быел көз көне Фин һәм Европа тамашачылары бәяләячәк. Беренче чыгарылыш 1 сентябрьдә Финляндиянең онлайн-видеоплатформысында актерның үз каналында чыгачак дип көтелә.
Азнакай муниципаль районында Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасының 1 нче курс студентлары умырткалылар зоологиясе буенча кыр практикасы узалар. Практиканың төп максаты-аеруча саклана торган табигый территорияләрнең фаунасын карау һәм өйрәнү.
“Чатыр-Тау” тыюлыгы хезмәткәрләре студентлар белән берлектә,, төрле биотоплардагы һәм яшәү урыннарындагы умырткалы хайваннарныңтөр составын билгеләү өчен, “Чатыр-Тау” тыюлыгы территориясенә һәм “Ык елгасы” табигать һәйкәле территориясенә бардылар. “Чатыр-Тау” тыюлыгы башлыгы Кашапов Илназ Рәшит улы студентларга биологик төрләрне, табигый экосистемаларны саклау өчен алып барыла торган чаралар, тыюлыкта очрый торган хайваннарның тормыш үзенчәлекләре турында сөйләде.
Әлеге аеруча саклана торган табигый территорияләрне тикшерү барышында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр очрады:кошлардан - ысылдык аккошның гаиләсе, шөлди– саескан, үсемлекләрдән- ап-ак төнбоек.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 22 июненнән 795 номерлы “Асрарга тыелган хайваннар исемлеген раслау турында”гы һәм 2019 елның 27 июленнән 819 номерлы “Асрарга тыелган хайваннар исемлегенә кертелгән хайваннарны тоту һәм куллану рөхсәт ителә торган очраклар исемлеген раслау турында”гы карарлары чыкты.
Документларның тексты белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Бөтендөнья балыкчылык көне ел саен бөтен дөньяда 27 июньдә билгеләп үтелә. Беренче тапкыр Бөтендөнья балык тоту көнен 1985 елда билгеләп үтә башладылар. 1984 елның июлендә Римда балыкчылыкны җайга салу һәм үстерү буенча Халыкара конференция узды. Аның карары белән, балык тотарга яратучыларны берләштерә торган ,бу бәйрәм оештырылды.
Бөтендөнья балык тоту көненә «Зөя буйлары» ДТКТ белгечләре Буа районының «Бор» һәм «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьларында экологик чараларны багышладылар. 240 баланы бәйрәмнең традицияләре, суда һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, табышмаклар әйттеләр. Шулай ук балык тоту турында мавыктыргыч викторина үткәрелде. Һәр чара ахырында иң актив катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә оештырылган мәктәп лагерендә берничә экологик дәрес үткәрделәр. Белгечләр «Табигатьне саклау» темасына әңгәмә үткәрделәр, экосистемада хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләренең роле, биологик төрлелек мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Чара барышында балалар табигать турында үзләренең белемнәре һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар, саклана торган табигый территорияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, «Чатыр-Тау»табигать тыюлыгы территориясендә нинди үсемлекләр һәм хайваннар үсүе һәм торуы турында белделәр.
Балалар зур кызыксыну белән экологик конкурсларда, «Табигатьне бергә саклыйк» исемле уен-викторинада катнаштылар. Чараның актив катнашучылары Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алды.
Кичә, Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре көймә белән акваторияне йөзеп чыккан вакытта ,Балык Бистәсе районы (Масловка авылы янында) ягыннан Алексеевск районы ягына йөзеп барган кыр кәҗәсен күреп алдылар. Ул ана хайван иде.
Хайван хәлсез иде. Бу участокта сулыкның киңлеге якынча 20 км тәшкил итә. Кыр кәҗәсен җайлап көймәгә меңгезделәр һәм ярга алып чыктылар. Ярга чыгу белән ул шунда ук куаклыкларга кереп китте.
«Кичке Таң» табигать тыюлыгында «ЭкОС» (экология, саклау, коткару) түгәрәге әгъзалары булып китте, алар тыюлык хезмәткәрләренә кыргый хайваннарның котыру авыруына каршы профилактик чараларда ярдәм итте.
Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова хайваннарда котыру авыруының билгеләре, кыргый табигатьтә аңа каршы көрәш һәм профилактика чаралары турында сөйләде. Котыру авыруына каршы ораль вакцина куллану, вирусларны киметүнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы булып торуы турында да сөйләде.
ТР Әгерҗе районының Ветеринария идарәсе белән, кыргый ерткыч хайваннарга каршы профилактик иммунлаштыру чараларын гамәлгә ашыру өчен, кирәкле кадәр препаратлар бирелде. Тыюлык хезмәткәрләре «ЭкОС» түгәрәге әгъзалары белән берлектә аеруча саклана торган табигый территориядә йөзләрчә вакцина таратып чыктылар. Торак пунктлар янында хуҗасыз этләр өчен дә препаратлар салынды.
Чара нәтиҗәләре буенча, тыюлык территориясен кыргый хайваннарның котыру вирусы таралудан саклауга юнәлтелгән уртак эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.
Тәтеш шәһәрендә, «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасы» нигезендә, «Эко - мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасы кысаларында, экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик фикерләр фестивале узды. Фестиваль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү өлкәсендә инновацион педагогик тәҗрибәне, педагогларның иҗади потенциалын тарату максатыннан үткәрелде.
Фестиваль эшендә «Озын Алан» тыюлыгы белгечләре, «Чиста булыр» исемле республика яшьләр экологик хәрәкәте кураторы Воробьева Е. Ю., Санкт-Петербург шәһәре, Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы педагоглары катнашты.
Мастер-класслар, стендлы докладлар, дидактик уеннар, иҗади күргәзмәләр һәм видеороликлар үткәрелде. Фестиваль һәр педагогка экологик тәрбия бирү мәсьәләләрендә үз компетентлыгын тикшерергә мөмкинлек бирде.
Экология атналыгы Спас муниципаль районында узды: Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының «Спас» тыюлыгы белгечләре Район мәдәният йортында, Балалар иҗат йортында, «Колосок» балалар бакчасында, Өчкүл урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Дуслык» сәламәтләндерү лагеренда белем бирү чаралары үткәрделәр.
Белгечләр балаларны «экология» төшенчәсе белән таныштырдылар, әйләнә-тирә дөнья турында, ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында, бигрәк тә Спас районында яшәүче төрләре турында, әйләнә-тирәбездәге бөтен нәрсәгә сакчыл караш турында сөйләделәр. Балалар «Урманда үзеңне ничек дөрес тоту» дигән темадагы викторинада катнаштылар, «Биологик төрлелекне саклыйк» һәм «Урман - безнең байлыгыбыз» дигән фильмнар карадылар.
Район мәдәният йортында тыюлык белгечләре Парклар маршы халыкара акциясендә катнашкан балаларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырдылар. Экологик чараны үткәрү буенча иң актив оештыручыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 24.07.2009 елдан 209-ФЗ номерлы «Аучылык байлыкларын саклау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» гы Федераль законның 22 статьясы нигезендә, аучылык байлыкларын саклауны һәм алардан рациональ файдалануны тәэмин итү максаты белән,Татарстан Республикасы Президентының 24.05.2010 елдан № УП-294 боерыгы белән, федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләрдән тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында аулау параметрларына үзгәрешләр кертелде. (Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 апрелендәге ПУ-303 номерлы Указы).
Әлеге Указ белән суерны, көртлекне, соры кыр тавыгын һәм соры куянны аулауга чикләүләр кертелде.
Указ тексты белән сылтама буенча танышырга мөмкин.