Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Спас» тыюлыгында эшләүче белгечләре хәрби хезмәт ветераннары, шулай ук казак, кадет мәктәбе һәм «Юнармия» яшьләр хәрәкәтеннән яшь армиячеләр белән берлектә Идел ярларын чүп-чардан чистарту буенча чара үткәрделәр. Кайбер ветераннар чарага үзләренең балалары белән килделәр.
Уртак көч белән, элеккеге «Болгар» иске пристаненнан алып ТР Спас муниципаль районының «Райтопсбыт» причалы территориясенә кадәр, Идел елгасының яр буе линиясе чистартылды. Якынча исәпләүләр буенча, машиналар белән, каты көнкүреш калдыклар полигонына 30 кубометрдан артык чүп чыгарылды.
Акция бәйрәм рухында узды, чөнки елга ярында эшләгәннән соң, акциядә катнашучыларның барысын да балык ашы һәм кайнар чәй көтте, ә кадет интернат-мәктәбе укытучысы Евгений Кременсков ярга үзенең баянын алып килде. Барысы да мондый уртак чараларны традициягә кертергә дигән фикергә килделәр.
«Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән республика табигать саклау акциясенең язгы этабы кысаларында «Кичке Таң» табигый тыюлык хезмәткәрләре урман массивларын тиешле санитар хәлгә китерделәр.
Чара Шаршады урманчылыгының урман фондында узды. Табигать саклау акциясендә Кичкетаң авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә актив катнашты.
6 гектар мәйданда, урмандагы таратылган коры чүп-чарларны җыештырдылар. Барлыгы 45 капчык чүп -чар - пыяла һәм пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар, резин шиналар җыелды.
Алга таба территорияне коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмати щитларны һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү бурычы тора.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: «Нурма» исемле яңа аучылык хуҗалыгы барлыкка килү белән бәйле рәвештә, Мамадыш районының һәркем керә торган аучылык җир-суларының чикләре үзгәрде.
Мамадыш муниципаль районының һәркем керә торган аучылык җир-суларының актуаль чикләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә (Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 ел, № 453 боерыгы белән расланган), Татарстан Республикасында су биоресурсларын чыгару (тоту) вакыты (чоры) 25 апрельдән 5 июньгә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, уылдык чәчү чорында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының һәм аларга коя торган елгаларның барлык биоресурсларын тоту тыела. Балыкны, уылдык чәчү урыннарыннан тыш, ярдан, гомуми саны 2дән артмаган йөзмә яки су төбе кармагы белән генә тотарга ярый.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен ау күзәтчелеге өлкәсендә сораулар буенча кайнар линия телефоны (843) 211 73 81
Кайнар линия телефоны оператор тарафыннан турыдан туры кабул итү режимында эшли.
Хәбәрләрне кабул итү эш вакытында башкарыла (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 -18.00, җомга 9.00 -16.45 -, тәнәфес 13.00-14.00 ).
Татарстан Республикасының Балык Бистәсе район суды буенча җәмәгать судьясы белән, Чистай шәһәрендә яшәүче ике кешегә карата, су биологик ресурсларын законсыз табуда (тотуда) ярдәмлек итү,шулай ук башкару өчен хөкем карары чыгарды. Аннан башка, аларның берсе, үзенең җинаятьчел гамәлләре белән хайваннар дөньясына 300 мең сумнан артык зыян китереп, ике пошины законсыз аулаган өчен хөкем ителгән иде.
Суд карары нигезендә хөкем ителүченең берсенә 1 ел 2 ай вакыт эчендә хезмәт хакының 15 процентын тотып калып, төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелде, икенчесенә шундый ук җәза, ләкин эш вакыты 6 ай. Хөкем ителүчеләрдән ,республика хайваннарына китерелгән зыянны каплау өчен, 330 мең сумнан артык акча түләттерелде.
Суд карары буенча, җинаять кылганда кулланылган ятьмә һәм башка әйберләр юкка чыгарылырга тиеш, ә көймә һәм көймә моторы, дүрт көпшә утлы корал дәүләт кеременә тартып алынды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына эш башкаручы сәркатиб кирәк.
Тулы мәгълүмат артыннан (843) 2117381 телефоны буенча яки Oksana.Filippova@tatar.ru. электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, язгы ау чоры алдыннан, 2019 елның 18 һәм 19 апрель көннәрендә Татарстан Республикасының Кайбыч, Арча, Түбән Кама һәм Чистай муниципаль районнарында күчмә гавами чаралар уздырылды.
Анда язгы ау чорында ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә канун таләпләрен бозуга профилактика ясау сораулары каралды.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда каурыйлы киекләргә язгы ау 27 апрель көнне сәгать 00 башланачак һәм 6 май көнне 24.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген, «Парклар маршы – 2019» Халыкара табигать саклау акциясе һәм экологик белем бирүкысаларында, «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 10 нчы Чистай мәктәбе укучылары өчен «Минем туган ягым» дип аталган дәресе үткәрделәр.
Белгечләр дәресне кызыклы форматта әзерләделәр, беренче өлешендә «Чиста болыннар» тыюлыгы, туган як табигате, ТР Кызыл китабына кертелгән һәм Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләре, шулай укбашланган «Парклар маршы 2019»Халыкара табигатьне саклау акциясе турында сөйләделәр.
Икенче өлештә балалар һәм тыюлык хезмәткәрләре «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы һәм АМУ«Чистай мәдәни үзәге»оештырган Владимир Труновның туган як табигате турындагы картиналар күргәзмәсенә бардылар. Балалар бик җиңел танылаторган пейзажларны озак иттереп карап тордыларһәм дәрестә алган белемнәрен ныгыттылар. Күргәзмә 2019 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк, теләгән һәркем аны карый ала.
«Парклар маршы 2019» Халыкара табигатьне саклау акциясе һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре һәм АМУ «Чистай мәдәни үзәге» администрациясе тарафыннан, “Диалог” сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен клуб оештыруда катнашучы, талантлы, яшь рәссам Владимир Николаевич Трунов картиналары күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәне ачу тантанасы АМУ «Чистай мәдәни үзәге»ндә 2019 елның 17 апрелендә узды. Кунаклар игътибарына үзенчәлекле авторның 50 дән артык картинасы тәкъдим ителде. Татарстан Республикасының 100 еллыгы елында, туган як турында, үз шәһәрләре турында, Чистай табигатенең таныш почмаклары турындагы картиналар аеруча кызыксыну уяттылар. «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре рәссамга мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Күргәзмә 2019 елның 24 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Чистай шәһәре, АМУ «Чистай мәдәни үзәге», Ленин урамы 17А, 1этаж. Керү ирекле.