«Дружба» балаларны сәламәтләндерү лагеренда, «Яшел десант» бүлеге кысаларында, А.И. Щеповских исемендәге «Дала» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә «Экологик бум» дип исемләнгән чара узды.
Чара кызыклы формада узды. Уеннар тыюлык башлыгы Ф. Н. Динмөхәммәтов һәм белгеч Р. В. Насретдинов үткәргән мавыктыргыч әңгәмә белән аралашып барды.Балалар кызыксынып республикабызның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында мәгълүмат тыңладылар, күп сораулар бирделәр.
Балалар викторинада катнаштылар, безнең урманнарда яшәүче хайваннарның һәм кошларның рәсемнәрен ясадылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, «Әгәр син урманда адашсаң»дигән очрак турында фикер алыштылар. Биремнәр нәтиҗәләре буенча иң актив балалар сайлап алынды, алар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнде.
