17 апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, республика Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин рәисле астында, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы узды. Анда ведомствоара эшче төркемнәрнең 2019 елның I кварталына эш йомгакларын ясадылар һәм 2019 елгы уылдык чәчү чорына күзәтчелек ведомстволарының төп бурычларын билгеләделәр.
Төп докладчылар булып түбәндәгеләр торды: Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Ф. С. Батков, Росбалыкчылыкның Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге башлыгы урынбасары М. А. Шинкарев, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары - Ф. Ф. Шакиров.
Шулай ук, әлеге районнар территориясендә ведомствоара эш төркемнәренең эш нәтиҗәләрен түбәнәйтү сәбәпләре турында, Актаныш һәм Тукай районнарының Башкарма комитетлары җитәкчеләрен дә тыңладылар.
Хәзер ведомстволарның төп бурычлары булып, елга балыгы белән законсыз сәүдә итү; балык тоту максатларында кече судноларны куллануны булдырмау; сулыкларны ташландык тоту коралларыннан чистарту; аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау һәм куллану; су объектларын куллану һәм саклау тора.
Исегезгә төшерәбез, Идел-Каспий бассейны өчен билгеләнгән Балыкчылык кагыйдәләре нигезендә, 2019 елда, Татарстан Республикасы өчен, 25 апрельдән алып 5 нче июньгә кадәр уылдык чәчү вакытында һәвәскәр һәм сәнәгый балык тоту тыела.
Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Арча районында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык-җир (42700 га) суларына аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.
Аукцион нәтиҗәләре буенча ҖЧҖ «Кордон Зарифа» җиңүче дип танылды.
Җиңүче белән 49 елга хайваннар дөньясы белән файдалану хокукына аучылык хуҗалыгы килешүе төзеләчәк.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Спас» дәүләт тыюлыгы белгечләре Халыкара кошлар көненә һәм язны каршылауга багышланган бәйрәм чараларын үткәрделәр.
Спас районының Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Болгар урта гомуми белем мәктәбендә тыюлык белгечләре балаларга кошларның нинди файда китерүе, аларның тормышы, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш турында сөйләделәр. «Халыкара кошлар көне» һәм «Кошлар - безнең дусларыбыз»фильмнары күрсәтелде.
Башлангыч сыйныф укучылары кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, канатлы дуслар турында табышмаклар чиштеләр, кошларны тавышлары буенча таныдылар, тамашачыларга «Кошларны саклагыз»темасына сценка күрсәттеләр. «Кошлар белгечләре»дигән интеллектуаль уен бик күңелле узды.
Балалар конкурска шулай ук сыерчык оялары да ясадылар. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан барлык призерларга грамоталар тапшырылды. Бәйрәм ахырында барлык сыерчык оялары да мәктәп бакчасында эленде.
Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасында, «Эко-мәктәп / Яшел байрак» халыкара программасын тормышка ашыру кысаларында, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен, «Идеяләр территориясе» дигән зона экологик фестивале узды.
Чарага «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре дә кушылды. Фестиваль педагогик тәҗрибәне уртаклашу, белем бирү эшчәнлегенең сыйфатын һәм нәтиҗәләрен камилләштерүгә ярдәм итүче инновацион педагогик идеяләрне эзләү, үстерү; педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру, аларның иҗади потенциалын, нәтиҗәле белем бирү технологияләрен куллану буенча иҗади эшчәнлеген үстерү максатыннан үткәрелде.
Педагоглар үз чыгышларын презентацияләр һәм видеорепортажлар ярдәмендә алып бардылар, фестивальдә катнашучылар таныша һәм хәтта аларны практикада сынап карый ала торган, кызыклы һәм танып-белү уеннары, лепбукалар тәкъдим иттеләр.
ТР Дәүләт комитетының «Кичке Таң» тыюлыгы администрациясе Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасында Гаилә экологик проектлары конкурсы үткәрде.
Укучыларның һәм аларның ата — аналарының тикшеренү эшләрендә тәкъдим ителгән шактый кызыклы темаларында хайваннарның, кошларның һәм балыкларның яшәү урыннары – бу туфрак, атмосфера һәм су,пычрану проблемалары ачылды. Шулай ук экология буенча проектлар темаларында дөрес ашау, телефоннарның йогынтысы, калдыкларны утильләштерү һәм хуҗасыз хайваннар проблемалары да күтәрелде.
Үткәрелгән экспериментлар, төрле тәҗрибәләр, табигать күзәтүләре турында фоторәсемнәр һәм видеоматериаллар белән ныгытылган презентация, хикәяләр рәвешендә балалар үзләренең ата-аналары белән эшләгән проектларын якладылар.
Гадәттәгечә, чара ахырында җиңүчеләр билгеләнде. Алар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнде.
ТР Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә урта мәктәбе нигезендә «Республикабызның биологик төрлелеген саклыйк һәм арттырыйк» дип исемләнгән район экологик конференция узды. Конференция эшендә ТР Әтнә районының 12 мәктәп укучылары катнашты. ТР Дәүләт комитетының "Ашыт" дәүләт тыюлыгы белгечләре-Әхмәтҗанов Р. З., Мөхәммәтҗанова А. Р., Абдрахманова Г. И. үз эшләре, киләчәк максатлар турында сөйләделәр һәм укучылардан әлеге мөһим темага үз фикерләре белән уртаклашырга сорадылар. Балалар үз чыгышларында безнең республиканың биологик төрлелеген саклау һәм арттыру буенча актуаль проблемаларга кагылдылар. Конференциядә чыгыш ясаучыларга һәм актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты дипломнары һәм истәлекле бүләкләре бирелде.
2019 елның язгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамәләр бирү Татарстан Республикасының күп функцияле үзәкләре (КФҮ) аша алып барылачак.
2019 елның 13 апреленнән ТР КФҮ филиаллары эш графигы нигезендә гаризаларны кабул итә башлаячаклар.
Рөхсәтнамә алу өчен, нинди районда аулаудан карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рөхсәтнамә бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспортның төп нөсхәсе);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанцияләр (җыемнар ставкалары билгеләнгән хайваннар төрләрен аулаган очракта) (оригинал).
Гариза бирүченең вәкиле, гади язма формада язылган ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә, рөхсәтнамәне алырга мөмкин.
Каурыйлы киекләргә язгы ау чоры 2019 елда 27 апрель көнне сәгать 00 башланачак һәм 6 май көнне 24.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Язгы чорда тынгылык сәгатьләре көн саен 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр билгеләнгән. Бу вакытта аулау тыела.
Узган атнада Татарстан Республикасының кайбер районнарында (Чистай, Тәтеш, Арча, Буа, Әгерҗе, Азнакай һ.б.) урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Бөтендөнья су ресурсларын саклау көненә, ә гади генә әйткәндә “ Су көне”нә багышланган экологик дәресләр узды. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре укучыларга суны сакчыл файдалану кирәклеге турында, сулыклар янында үз-үзеңне тоту культурасы турында, елгаларны пычратуның нәтиҗәсе турында һәм суның бөтен тереклегенә ничек кирәк булуы турында җиткерергә тырыштылар.
Укучылар фикер алышуга кушылдылар һәм суны ничек сакларга кирәклеге турында үз фикерләрен әйттеләр.
Язгы ау чорында аулаганда тотарга кирәкле төп кагыйдәләрне исегезгә төшереп китәбез.
Ауга барганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
б) ау коралын кулланса, аны саклауга һәм үзе белән йөртүгә рөхсәтнамә;
в) һәркем керерлек аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә;
г) беркетелгән аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә һәм путевка.
Хөрмәтле гражданнар, Татарстан Республикасының “Халык тикшерүе” дәүләт мәгълүмати системасында “Су биологик ресурсларын хокуксыз тоту (табу)” категориясе барлыгы турында, Сезнең исегезгә төшерәбез.
Тоту коралларын (ятьмәләр, кысла тоткычлары һ.б.) хокуксыз куллануны ачыклаган очракта, Сез ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov/), ачыкланган бозу турында хәбәр бирә аласыз.
Вәкаләтле вазыйфаи затлар, үзләренең вәкаләтләре чикләрендә, хәбәрдә булган бозулар буенча тикшерү уздырачаклар.