Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына җирәбә салуда катнашу өчен гаризаларны кабул итүен дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез,гаризалар 7 августка (сишәмбе) сәгать 16.00 кадәр кабул ителәләр.
Гариза түбәндәге ысуллар белән бирелә ала:
- шәхси;
- электрон рәвештә Anna.Mironova@tatar.ru электрон почта адресына;
- почта аша: 420021, РТ, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 103нче кабинет.
Барлык сораулар буенча, 8843-211-70- 78 телефоныннан хайваннар дөньясын күзәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.
2018 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул санда җирәбә салуда катнашу өчен тәкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru “ Эшчәнлек” бүлегендә “2018 елда җирәбә салу буенча мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылдылар. БҮЛЕККӘ ССЫЛКА
«Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре ТР Экология һәм табигать байлыгы министрлыгының Идел арты территориаль идарәсе, «ТР аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте» РИО Буа бүлеге белән бергә, җирле телевидение чакыртып, «Зөя елгасы» табигать һәйкәленең яр буйларын чистартканнар. Бу өмәдә 20дән артык кеше катнашкан, 3 м3 каты көнкүреш чүп-чар җыелган. «Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгының башлыгы Гибадуллин И.И. интервью биргән, шунда Зөя елгасында һәм тыюлыкта йөрү кагыйдәләрен сөйләгән.
Шуны әйтеп китәргә кирәк, бу атнада җәмәгатькә тыюлыкта күз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү максаты белән тыюлык чикләре һәм аерым саклау тәртибе язылган яңа мәгълүмат аншлаглар куелган.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты ДБҺБО “Лубян урман-техник колледжы”на , студентларны укыту буенча “ Аучылык белгече һәм җәнлекләр белгече” исемле яңа юнәлеш кертеп, Татарстан Республикасының аучылык хуҗалыгы үсешенә өлеш керткән өчен рәхмәтен белдерә. Без алдагы нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышанабыз һәм сезнең үсешегездә уңышлар телибез.
Татарстан Республикасының Минзәлә районында су биоресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика киңәшмәсе эшчәнлеге кысаларында, Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә ташландык тоту коралларыннан чистарту буенча чаралар үткәрелә.
Районара бүлек башлыгы Шайхетдинов Р.Я. һәм иҗтимагый оешмалар катнашуында, соңгы атна эчендә, сулыктан 173 браконьерлык кысла тоткычлары һәм 15 ятьмә тартып чыгарылды. Шул ук вакытта 415 кысла, 6 җәен балыгы һәм 31 корбан балыгы кире суга кайтарылды.
«Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Ахмәтзанов Р.З. һәм Абдрахманова Г.И. «Без – Тукай оныклары» укучылар өчен төбәк палаткалы лагерьдә кунакта булганнар. Балалар белән очрашу ТР Арча районының Яңа Кырлай авылының Мәдәният йортында узган. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык бала катнашкан. Балалар аерым сакланган табигать территорияләре, Татарстан Республикасының үсемлекләре һәм хайваннары, безнең республикабызның Кызыл китабының яшәүчеләре турында күп кенә яналыклар һәм кызык фактлар белгәннәр.
Шунсы гаҗәп, лагерь «Тукай-Кырлай урманы» дип аталган табигать һәйкәленнән ерак түгел урнашкан, бу чара катнашучыларны бигрәк тә кызыктырган. Балалар сораулар биргәннәр, тәэсирләре белән уртаклашканнар. Чара ахырында актив катнашучылар ТР биологик ресурслар буенча дәуләт комитетының мактау кәгазләре белән бүләкләнгәннәр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 18 августында, Татартан Республикасы Президентының 12.04.2013 елдан УП-303 номерлы “Аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә, ауның параметрларын билгеләү турында”гы боерыгы белән тәңгәл килеп, 2018 елның язгы-көзге ау чорына, ачык аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне тоту өчен рөхсәтнамә алуга гаризаларны кабул итү башлана. Гаризаларны кабул итү, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләр порталы аша, ә шулай ук рөхсәтнамәләрне бирү пунктларында, түбәндәге график буенча алып барылачак.
Чистай районында рейд барышында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, кыслаларны хокуксыз тоткан бер төркем зат тоткарланды. Тоткарлау барышында 193 кысла һәм 144 кысла тоткыч тартып алынды. Хәзерге вакытта 256 маддәнең 1 һәм 3 өлеше буенча (бер төркем зат алдан сөйләшү буенча яки оешкан төркем тарафыннан , үзйөрешле йөзүче транспорт чарасын кулланып, су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту)) (500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф салына яки хөкем ителгән затның 3 елдан 5 елга кадәрге чордагы хезмәт хакы яки башка керем күләмендә, яки 2дән 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителә яки 3 елга кадәр билгеле бер вазыйфа яки эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыеп, яки тыймыйча) җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Идел-Каспий төбәгендәге балыкчылык кагыйдәләре нигезендә һәвәскәрлек һәм спорт балыкчылыгында, бер гражданинның өчтән артык булган кысла тоткычы белән су биоресурсларын тоту тыела. Рөхсәт ителгән кысла тоткычларның һәрбер параметры(озынлыгы, киңлеге, биеклеге - күппочмаклылар өчен, биеклеге, диаметры конус һәм цилиндр өчен ) 80 см артмаска тиеш, шулай ук кыслаларны суга кереп яки чумып, кул белән тоту тыела.
24 һәм 25 июльдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, аеруча саклаулы табигый территорияләрнең хәзерге хәлен контрольдә тоту һәм тикшерү максатлары белән, Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск һәм Мамадыш муниципаль районнарының биләмәләренә чыгу уздырылды.
Кондызларның яшәү урыннары һәм кошларның оя ясау урыннары тикшерелде.
Тикшерү барышында Түбән Кама сусаклагычы сулык мәйданыннан километрдан артык ятьмә тартып чыгарылды, андагы балык кире суга җибәрелде.
Фоторепортажны ССЫЛКА буенча карый аласыз.
2010 елдан РФ Федераль Җыелышының Совет Федерациясенең милләтнең табигый мирасын саклау Советы Бөтенроссия программасы «Агачлар – табигать һәйкәлләре» тип аталган уникаль проектын үткәрә. Россиянең бөтен төбәкләрендә аерым кыйммәтле саналган уникаль күпеллык агачларны эзләп табу һәм саклау оештырылган.
Бүгенге көндә безнең республикабызда «Агач – табигать һәйкәле» бөтенроссия әһәмияте статусына бер генә агач – ТР Тәтеш төбәгендә үсүче тау-алтай (себер) чыршысы ия. Шундый статус аңа 2011 елда Бөтенроссия программасы Сертификат комиссиясенең карары белән бирелде.
Бу 130 елдан картрак һәм биеклеге 30 м артык тау-алтай (себер) чыршысы Picea obovata Ledeb. «Озын Үзән» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә, Молоствовлар байлар утарында үсә. 2012 елда агач НПСА «Сәләмәт урман» Агач тикшерү үзәгенең белгечләре (Мәскәү ш.) тарафыннан тикшерелгән.
2017-2018 елларда Программа кысаларында «Агачлар – табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия фотоярышы уздырыла (http://rosdrevo.ru). «Озын Үзән» дәүләт табигать тыюлыгының белгечләре Татарстан Республикасының вәкилләре буларак бу ярышта катнашканнар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының 21.07.2018 елдан УП-520 номерлы боерыгы белән, 2018 елның 1 августыннан 2019 елның 1 августына кадәрге чорда, Татарстан Республикасы территориясендә аучылык ресурсларын тоту лимитлары расланды.
Бу Боерык белән Сез Комитетның рәсми сайтында “Эшчәнлек” бүлегендә “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” кече бүлегендә “Тоту лимитлары” өстәмә битендә таныша аласыз, яки ССЫЛКА буенча күчә аласыз.