Россия Федерациясе Хөкүмәте, моңа кадәр 18 елга якын үзгәрмәгән, су биоресурсларына китерелгән зыян күләмен исәпләү өчен яңа таксаларны раслады. 2018 елның 3 ноябреннән 1321 номерлы тиешле карар, хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында, җомга көнне басылып чыкты.
Таксалар төче суда яшәүче, шулай ук диңгездә яшәүче су биоресурсларын саклау максатлары белән билгеләнде. Штраф ставкалары браконьерлар, законсыз балык продукциясе белән сәүдә итүчеләр, шулай ук су биоресурсларына зыян китерә торган сәнәгать предприятиеләре китергән зыянны исәпләгәндә кулланыла.
Төче суда яшәүче сазан, карп, чуртан, ак амур, толстолобик, кутум, җәен балыгына китерелгән зыян өчен такса, бер нөсхәсе өчен 250 сумнан 925 сумга кадәр арттырылды, судакка 250 сумнан 3305 сумга кадәр. Чөгә балыгы өчен такса (күләме һәм авырлыгы бәйсез рәвештә 1 нөсхәгә) хәзер 4572 сум тәшкил итә ( элек 420 сум булды).
Моннан тыш, өстәге карар нигезендә су биоресурсларының уылдык буенча зыянны исәпләү өчен таксалар арттырылды. Чөгә балыгы уылдыгының килограммы өчен штраф 5000 сумнан 54910 сумга кадәр күтәрелде. Өстәвенә, уылдыкның һәр килограммы өчен, чөгә балыгының данәсе өчен билгеләнгән 100% такса өстәлә.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: бүген, 15 ноябрьдә, Татарстан Республикасында каурыйлы су йөзүче киек кошларга ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, кошларны табуга рөхсәт алган барлык аучыларга да, табыш турында мәгълүматны күрсәтеп, рөхсәт алу урыны буенча тапшырырга кирәк.
Рөхсәтләрне вакытында кайтармаган өчен, административ җаваплылык каралган.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты район бүлекләрендә аучылык байлыкларын табуга рөхсәтләр бирү графигының үзгәрүе турында хәбәр итә.
|
Дүшәмбе |
16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр-ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 17.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр-гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (гомуми тере чират буенча) гражданнарны кабул итү.
|
|
Җомга |
16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр-ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 17.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр -гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (гомуми тере чират буенча) гражданнарны кабул итү. |
Салкыннар башлану белән күп кенә аккошлар һәм үрдәкләр шәһәр зонасында кышлауны өстен күрә, дип хәбәр итәргә телибез. Тулаем алганда, кошларга суыклар куркыныч түгел, бу шәһәр мохитенең тагын бер үзенчәлеге. Кошлар кешеләргә, тавышка һәм башка әйберләргә ияләшәләр. Кешеләр каурыйлыларны ашаталар һәм шуның белән кошларның яшәешен җиңеләйтәләр, шуңа күрә кошларның очып китәргә стимулы юкка чыга. Ләкин орнитологлар аларга ипи урынына ашлык яки катнаш кушылмалар бирергә сорыйлар. Нәтиҗәдә аккошлар һәм үрдәкләр шәһәр территорияләрендә кышларга кала.
Вак кышлаучы кошлар, кышын салкын булу сәбәпле түгел, ә гадәти ризык булмау сәбәпле һәлак булалар. Шуңа күрә, кошлар популяциясен саклап калу өчен, аларның күбесенә өстәмә ризык бирү кирәк. Аларга бу вакытны кичерергә ярдәм итәр өчен, җимлекләр, сыерчык ояларын элеп яки пластик шешәдән гади җимлек ясап, тукландыруны оештырырга була. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әгәр дә сез кошларны ашатырга тотынгансыз икән, моны даими рәвештә эшләргә кирәк, югыйсә, андый ашауга күнеккән каурыйлыларны юк итәргә була.
Шуның белән бәйле рәвештә, сезне кошларга карата кайгыртучанлык һәм сакчыл мөнәсәбәт күрсәтүегезне сорыйбыз.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты карамагындагы ДБО «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» нә, сатып алулар буенча белгеч таләп ителә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен (843) 211-73-81 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Узган ялларда, Балтач районы буенча Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, “Балтач” комплекслы әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык территориясендә пошилар өчен тозлыклар урнаштырылды.
Тояклыларга тоз ашату, аларның исән калуы өчен бик мөһим. Тоз үлән ашаучы хайваннарның матдәләр алмашын яхшырта һәм су-тоз балансын нормальләштерә, кан һәм ашказаны согы составын яхшырта, аш кайнатуны нормальләштерә. Шулай ук тоз ана хайваннарның буаз чагы яхшы үтүенә ярдәм итә һәм ата хайваннарның мөгез үсүен тәэмин итә.
12 ноябрь көнне Россиядә Песнәк көне – песнәкләр, балыкчылар һәм эт ярдәмендә аулаучылар көне билгеләнә.
Ә тагын “Песнәк көне”аучылар һәм балыкчылар бәйрәме булып санала, чөнки, кагыйдә буларак, озак вакытлар бу көннән башлап кыйммәтле мехлы хайваннарны тоту һәм кышкы балык тоту сезоны ачылды.
2 көн дәвамында Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетында бөтен республикадан районара бүлекләр белгечләре, тыюлыклар дирекциясе хезмәткәрләре һәм ДБО «ЦВИТОС» вәкилләре белән гомуми киңәшмә узды.
Җыелышта 10 айлык эшкә йомгак ясалды, киләчәк кышкы маршрутны исәпкә алу мәсьәләсе һәр яклап тикшерелде һәм уртак көч белән эш барышында барлыкка килгән кайбер мәсьәләләр хәл ителде. Шулай ук яңа хезмәткәрләргә белем бирелде.
Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан 4нче номерлы «Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына кандидатлар исемлегенең төзелүе турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 2018 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.
Документларны кабул итү вакыты: 2018 елның 12 ноябреннән 2018 елның 20 декабренә кадәр.
Барлык документлар да Дәүләт комитетына турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның законлы вәкиле тарафыннан тапшырылырга мөмкин, яки салынган документларның исемлеге белән почта аша 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча җибәрелә ала. Мәгълүматларның яңаруын Дәүләт комитетының сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе) » бүлегендә «Сәнәгый аучылык тикшерүе» өстәмә битендә күзәтегез.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 ноябрь көнне Татарстан Республикасында каурыйлы киек кошларны аулау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, кошларны табуга рөхсәт алган барлык аучыларга, табыш турында мәгълүматны күрсәтеп, рөхсәтнамәне, аны алу урыны буенча тапшырырга кирәк.
Рөхсәтнамәләрне вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган.