ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион узды. Аукцион 2 лот буенча үтте:

1 лот - Мамадыш районында һәркемгә ачык аучылык җир-суларына килешү төзү хокукы, 2 лот – Зәй районында һәркемгә ачык аучылык җир-суларына килешү төзү хокукы.

 Аукцион нәтиҗәләре буенча 1 лотта ҖЧҖ “Нурма” һәм 2 лотта ҖЧҖ “СК СДС” " җиңүче дип танылды. Җиңүчеләр белән 49 елга хайваннар дөньясыннан файдалану хокукына аучылык хуҗалыгы килешүләре төзеләчәк.

Бүген, Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлегенә, Татарстан Республикасыннан техник ярдәм буларак моторлы көймәләрне тантаналы рәвештә тапшыру булды.

Тапшыруда катнаштылар:

Шәфигуллин Айрат Радин улы – Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Киңәшмәсе сәркатибе,

Батков Федор Сергеевич Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе,

Ткачев Вадим Викторович балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе.

 Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм башка дәүләт әгъзалары хезмәткәрләре катнашты.

 Шәфигуллин А. Р. инспекторларны яңа техника алулары белән котлады, Татарстан Республикасы территориясендә биологик ресурсларны саклауда уңышлар теләде.

Дәүләт комитеты рәисе Ф. С. Батков инспекторларны моторлы көймәләрне  алуы белән котлады һәм Росбалыкчылык  Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Су биологик ресурсларны дәүләт контроле, күзәтү һәм саклау бүлегенең Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ышаныч белдерде. Фотоматериаллар белән безнең фоторепортажда танышырга мөмкин.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Прокуратурасында, «Аеруча саклана торган табигый территорияләр,  хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм куллану турындагы кануннарны үтәү өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш буенча, хокук саклау һәм тикшерү әгъзаларының идарәара хезмәттәшлеге һәм нәтиҗәләре турында " дигән темага уртак идарәара утырыш узды.

Утырышта Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Селифанов В. В., Татарстан Республикасы прокуроры Нәфыйков И. С. чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Рәисе Батков Федор Сергеевич дәүләт комитетының эшчәнлеге турында сөйләде. Ул контроль-күзәтчелек чаралары турында һәм хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә хокук бозулар өчен салынган һәм түләттерелгән штрафлар турында сөйләде.

2018 елда Татарстан территориясендә кыргый хайваннар катнашында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Мондый аварияләр санын киметү максаты белән, соңгы өч ел эчендә, трассаларда 153 кисәтү юл билгесе һәм 5 км киртә куелды. Шул ук вакытта соңгы 4 ел эчендә кыр кәҗәләренең  баш саны 3 тапкырга артты (4.3 мең башка кадәр), пошилар саны мең башка артты (8,4 мең башка кадәр). 2018 елда табигый мохиткә, ярым ирекле шартларда үстерелгән, 50 баш марал һәм 40 000 үрдәк чыгарылды.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 14 сентябрендә «Татарстанның чиста урманнары "республика табигать саклау акциясенең көзге этабы кысаларында ДТКТ «Балтач» белгечләре, МРО җитәкчесе Сабиров А. А., мәктәптән тыш  белем бирү учреждениясенең экологик белем бирү буенча методисты Бариева Р., Галләмова А., Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән,  ДТКТ «Балтач»  урман массивының  участогын  җыештырдылар.( Кече Лызи  авылы янында)


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 «Кичке Таң» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә,  1 сентябрьдә старт алган, аеруча саклана торган табигый территорияләрдә һәм аучылык биләмәләрендә, көзге ау чорында хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә, хокук бозуларны ачыклау һәм туктату буенча эш дәвам итә. Моның өчен табигый тыюлык башлыгы һәм белгече, районара бүлек җитәкчесе, РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте хезмәткәре катнашмасыннан торган оператив төркем төзелде.

 2018 елның 1 сентябреннән алып 12 сентябренә кадәрге чорда 30 хокук бозу очрагы ачыкланды. Хокук бозу фактлары буенча «Кичке Таң» тыюлыгы инспекторлары административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр.

 Браконьерлык фактларын ачыклау һәм бетерү буенча профилактик рейдлар бөтен аучылык сезоны дәвамында уздырылачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2018 елның 17 сентябреннән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан итә.

 Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат ССЫЛКА буенча безнең сайтта һәм "Идарә кадрларының федераль порталы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.   

Кирәкле документларны кушып, бәйгедә катнашу өчен гаризаларны, аларны   кабул итү турында игълан урнаштырылган көннән    21 көн эчендә (2018 елның 8 октябренә кадәр),   Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 203 каб тел. (843) 211-73-81, 211-66-94 адресы буенча, бәйге комиссиясе сәркатибе  кабул итә.

Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) 2018 елның 18 октябрендә булачак.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан делегациясе II Халыкара балык сәнәгате форумында һәм балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләр күргәзмәсендә катнаша.

Форум һәм күргәзмә 13-нче сентябрьдән алып 15-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген рәсми ачылуы узды.

 Дөньяның 50 иленнән 300 компания һәм оешма катнаша. Балык индустриясе продукциясе 13 мең квадрат метр мәйданда тәкъдим ителгән.

Татарстаннан катнашучылар саныннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының сәнәгый балык хуҗалыгы ассоциациясе (Подгорнов А. А. ИП һәм «Мамадыш Балык заводы» ҖЧҖ), «Биотех Чаллы» индустриаль паркы ЯАҖ,«Биосфера-Фиш»ААҖ вәкилләре бар иде.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы көне хөрмәтенә «Кичке Таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Җир Хартиясенең мемориаль ташы янында чара уздырдылар.

Аларда Әгерҗе районы Кичкетан авылының «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре кунакта булдылар. Җир Хартиясе аллеясы янында, табигый тыюлык хезмәткәрләре уздырган экологик дәрес, мәгълүмати генә түгел, ә күптөрле һәм мавыктыргыч та иде. Дәрес уен формасында узды, аның ярдәмендә балалар экологик фикерләүне үстерделәр һәм табигать һәм экология төшенчәләре белән таныштылар. Шулай ук кунаклар Җиңү паркында да булдылар.

Тыюлык башлыгы Руслан Маннапов, балаларга аңлаешлы телдә, безнең төбәктә булган экологик проблемалар турында аңлатты, шулай ук кунакларны Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырды. Белгеч Әлфия Нуриманова табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында, табигатьне ничек сакларга һәм якларга өйрәнү турында сөйләде.

Ахырда балалар дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләреннән истәлекле бүләкләр алдылар.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

              Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең, һөнәри күнекмәләрен камилләштерү максаты белән, 2018 елның 4сентябреннән 14 сентябренә кадәр, тыюлыкларның район бүлек белгечләре һәм дирекциясе өчен,семинар рәвешендә, белем алу һәм белемнәрне тикшерү уздырыла.

             Семинар дәресләренең максаты-хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә белемнәрне формалаштыру, баету, гомумиләштерү һәм системалаштыру, Татарстан Республикасының Кызыл китабын һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр кадастрын алып бару. Укулар тәмамлангач тест үткәреләчәк.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

           Татарстан Республикасының Тәтеш төбәгендә урнашкан «Озын Үзән» дәүләт тыюлыгынында тыюлыкның һәм буйсынучан аерым сакланган табигать территорияләренең чикләрен билгеләү өчен, шулай ук территориягә гомуми файдалану юллардан башка канунсыз узышны булдырмау өчен чик баганаларын кую буенча эшләр башкарыла. Тыюлык хезмәткәрләре инде буяу һәм урнаштыру өчен 50 чик баганасы әзерләгәннәр, шулай ук мәгълүмат аншлагларын төзәткәннәр һәм урнаштырганнар.

          «Озын Үзән» тыюлыгы хезмәткәрләре җәмәгатьне табигатька карата сак булырга һәм аерым сакланган табигать территорияләренең тәртибен сакларга үтенә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International