ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар  буенча дәүләт комитеты республика халкын  тыелган тоту кораллары белән  балык тотарга ярамаулыгы турында  тагын бер тапкыр искәртә.

2018 елның 17 май көнендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, планлаштырылган чаралар барышында, Лаеш районында Кама елгасында , хокуксыз рәвештә тыелган тоту кораллары белән  су биологик ресурсларын  тоткан, гражданнар төркеме тоткарланды. Материаллар  процессуаль карар  чыгару өчен Эчке эшләр бүлегенә юнәлтелде.

 


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кабан күлендә Ысылдавык аккош 

Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Ысылдавык аккошны саклау максаты белән, Кабан күлендә бу төргә мониторинг алып бара. Хәзерге вакытта, үрдәкләр семьялыгының иң зур төре, Кабан күлендә, күкәй өстендә утыра һәм аларның саклыгын тәэмин итә.

Билгеләп китәргә кирәк, аларның Кабан күленнән китмәү сәбәбенең берсе, монда туры килә торган яшәү шартлары булу.

Ысылдавык аккошның уйнау вакыты иртә яздан башлана һәм инкубация вакыты  якынча 35-38 көн дәвам итә.  Казан шәһәре гражданнарын, күл янында этләр белән йөрмәскә һәм аккошларны  куркытмаска өндибез. Әгәр дә алар кеше яки хайван гадәтләреннән курыксалар, аларның монда үрчергә калу ихтималлыгы  кими. Һәм тиз арада алар яшәү урыннарын башкага алмаштырырга мөмкин.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Экологик белем бирү буенча  педагогик идеялар фестивале.

ТР Яшел Үзән районының 11нче номерлы МБМБО"Антошка" нигезендә экологик белем бирү буенча  8нче Бөтенроссия педагогик идеялар фестивале узды. Фестивальнең координаторы булып “Свияжский” дәүләт тәбигый тыюлыгы чыкты. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Санкт-Петербург шәһәре  Красносельск районының Мәгълүмат-методика үзәге фестивальнең партнерлары булдылар.

Фестивальдә катнашучыларга стенд чыгышлары, “ Экология фокуста”, “Эколаборатория”, “Табигатьнең дуслары һәм яклаучылары” фотосүрәтләр һәм рәсемнәр күргәзмәсе, “ Милли гореф-гадәтләрдә экология”, “ Экологик белемнәрне эзләү” видеофильмнары,  мастер-класс “Экологик  хыяллар” күрсәтелде. Фестиваль эшчәнлеге секцияләр буенча узды. Гомуми утырышта  семинар катнашучылары чыгыш ясадылар:  Мадисон Ольга Георгиевна                                                 ( “Экомәктәп “Яшел байрак” Халыкара  программасының Россия буенча координаторы), Марчук Светлана Николаевна  ( Санкт-Петербургның Белем бирү комитеты карамагындагы белем бирү сәясәте буенча киңәшмә эксперты), Гәйнетдинова Римма Ильгизәр кызы  ("Свияжский" тыюлыгы инспекторы). 


15
май, 2018 ел
сишәмбе

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары”  табигать саклау акциясендә һәм санитария-экология икеайлыкта катнаштылар.

Узган ялларда ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре  ДКО “Шәһәр яны урманчылыгы”ның Столбище бүлемтекле урманчылык фондының урман территориясендә узган “Татарстанның чиста урманнары”  табигать саклау акциясендә актив катнаштылар.

Ә санитария-экология икеайлык чикләрендә, Әгерҗе муниципаль район территорияләрен чүптән чистарту буенча чара уздырылды. Аның барышында, үзләре артыннан чүп калдырмау үтенече, дистәләгән балыкчыга һәм аучыга җиткерелде.


11
май, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында, су биологик ресурсларын саклау һәм үрчетү һәм уылдык чәчүне уңайлы уздыру максаты белән, “Балык – Булсын!” исеме астында ясалма уылдык чәчү урынын ясау һәм урнаштыру буенча акция узачак.

Чара 11 майдан алып 20 майга кадәр, Татарстан Республикасының тугыз муниципаль оешмасында уздырылачак (Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Спасс, Тукай).

2018 елда акцияне Татарстан Республикасының  сәнәгый балык тоту оешмалары, Татарстан Республикасының  Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча  Россия Эчке эшләр министрлыгының Төп идарәсе, Татарстан Республикасы Муниципаль оешмаларның Башкарма комитетлары, район белем бирү оешмалары булышуында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.

 

Акциядә региональ  әһәмияттәге Дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре, ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре, Казан энергетика университетының “Су биоресурслары һәм аквакультура” кафедрасы студентлары,  ҖЧҖ «Биосфера – ФИШ», районның белем бирү оешмалары укучылары, иҗтимагый оешмалар, һәвәскәр балыкчылар катнашачаклар.

Барлык теләүчеләрне Акциядә катнашырга чакырабыз.

Тулырак мәгълүматны Сез су биологик ресурслар бүлеге телефоны 211 66 94 буенча ала аласыз.

 

 


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 9 май көнендә Татарстан республикасыныд Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы буынына тиешле  хөрмәт күрсәтү өчен, күпсанлы йөрешле “Үлемсез полк” бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Марш катнашучылары Азатлык мәйданы - Карл Маркс урамы-Лобачевский урамы – Кремль урамы -  Беренче май мәйданы - Меңъеллык мәйданы маршруты буенча уздылар.

Гадәт буенча кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосүрәтләрен алып баралар. Казаннан башка, “Үлемсез полк” республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында  оештырылды.


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре өлкәнең сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котладылар.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Бөек Ватан сугышы ветераннарына  һәм тыл эшчеләренә тыныч  тормыш өчен, балаларның көләч йөзләре өчен, без, сугыштан соң туган буын, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белмәвебез өчен рәхмәт  белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.

 

 Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында,  Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән һәм югалу куркынычы яный торган һәм сирәк төр хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр буенча даими рәвештә эшли торган комиссия утырышы узды.  Флора һәм фаунаның берничә төрнең сирәклек  дәрәҗәсе буенча  карарлар кабул ителде.

Комиссия карары белән  кошларның бер төре Дубровник (солы песнәгенең бер төре) (Emberiza aureola), Халыкара табигать саклау берләшмәсе исемлегенә кертү  һәм республикада аның саны кимү сәбәпле, ТР Кызыл китабына кертелде.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, республика күләмендә уза торган "Урман утырту көне” исемендәге табигать саклау акциясендә катнаштылар. Бүген бу акция , урманнарны торгызу фикеренә ваемсыз калмаган, республиканың 30 мең яшәүчесен берләштерде. Кешеләр агачлар утыртырга урманнарга, урман-паркларга һәм аллеяларга, яшәү территорияләренә чыктылар. Бу акциянең максаты булып, республикада урман ресурсларын тагын да күбәйтү һәм гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү,  аны саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын яллау, экологик ситуацияне һәм кеше яшәү тирәлеген яхшырту тора.


4
май, 2018 ел
җомга

“Зөя буйлары” дәүләт тәбигый тыюлык белгечләре белән, Буа шәһәренең 5нче гимназиясендә, хайваннар дөньясын саклау буенча “ Табигатьне саклагыз” темасына лекция уздырылды. Дәрестә 28 укучы, ә шулай ук гимназия укытучылары катнашты. Укучылар районда һәм “Зөя буйлары” тыюлыгы территориясендә уздырыла торган табигать саклау чаралары белән таныштырылдылар. Татарстан Республикасының Буа районы территориясендә табигый ресурсларны белү буенча викторина уздырылды. Дәрес ахырында укучылар  “ Парклар маршы-2018” Халыкара акция планнары белән таныштырылдылар.

“Балтач” дәүләт тәбигый тыюлык белгечләре  “Мәктәптән тыш эш үзәге”методисты   Бариева Р.Р. белән берлектә, ТР Балтач районының “Салаусь балалар бакчасында” “Экояз” акциясенә багышланган экология дәресе уздырдылар. Чарада 32  якын тәрбияләнүче  һәм тәрбияче катнашты. Бәйрәм ахырында  тыюлык белгечләре белән, балалар бакчасына утырту өчен, үсентеләр бирелде.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International