Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе тагын бер тапкыр исегезгә төшерә: 28 февраль көнне кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры тәмамлана.
Шуның белән бәйле рәвештә, табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп, рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында тапшырылмаган рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.
18 февральдә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары – 2017” исемендәге Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Төп чабышлар Юдино поселогында урнашкан«Локомотив» стадионында уздылар.
Бу көнне бөтен җыелганнарны ТР премьер-министры Вәсил Шәйхрәзиев, VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гильмутдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхутдинов, Казан шәһәре буенча Башкарма комитет башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәттахов, ә шулай ук муниципаль хакимият әгъзалары вәкилләре сәләмләделәр.
Чаңгы шууда катнашучыларга карата әйтелгән сәләмләү сүзендә Вәсил Шәйхрәзиев мондый ярышларны уздыру яхшы гадәт булуын билгеләп китте: “ Катнашучылар арасында, кечкенәдән алып олыларга кадәр, барыгызны да күрү бик күңелле”. Шәйхрәзиев сүзләре буенча, бу көнне бөтен республика буенча 170000 татарстанлылар катнашты, алар арасында Казан кешеләре 20 000 якын.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, мәгълүмати массакүләм чараларга, Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында бүреләр күренүе турында, керә торган мәгълүматны кире кага.
Хәзерге вакытта республикада аучылык байлыкларын хисаплау алып барыла. Хисаплау вакытында бу территорияләрдә бүреләр табылмады. Төрле сайтларда куелган фотолар Татарстан Республикасы территориясенә кагылмыйлар.
2017 елның 1-5 мартларында “ Балыкчы. Аучы” исемле 11 нче махсус күргәзмә үтәчәк.
Оештыручы: ААҖ “ Казан ярминкәсе”. Уздыру урыны: Казан, Оренбург тракты,8, “ Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәге.
Сезне күргәзмәгә килергә һәм анда катнашырга чакырабыз. Барлык тәкъдимнәр белән киләсе контактлар буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: тел./факс: +7 (843) 570-51-26, кызу элемтә: +7 (843) 570-51-11; e-mail: d9@expokazan.ru.
Күргәзмәнең тематик бүлекләре:
Балык тоту җиһазы
Балыкчылар һәм аучылар өчен яак һәм өс иеме
Балыкчылык һәм аучылык өчен махсус транспорт чаралары
Аучылык, балыкчылык һәм туризм өчен кирәк-яраклар
Оптика, приборлар, җиһазлар
Таксидермия
Аучылар һәм балыкчылар өчен сувенирлар.
Аннан башка төрле җитештерүчеләрдән балык һәм киектән эшләнгән төрле затлы ризыклар булачак. Авторлык сызыгына керә торган ау пычаклары, капкыннар, алдавыч сыбызгылар һәм башка ау кирәк-яраклары. Тере кыргавылларны, лачыннарны һәм беркетләрне күрергә мөмкин булачак.
Бу чара аучылык-балыкчылык әйберләрен сату урыны гына түгел, бәлки ихтыяҗлары бер булган дусларның аралашу урыны булып та килергә мөмкин.
Явыз Иоанн патшалык иткәндә, ау вакытында, патшаның яраткан шоңкары очып китү турында, риваять яшәп килә. Патша лачынчы Трифон Патрикеевка очып киткән кошны табарга кушкан. лачынчы Трифон якындагы урманнарны уратып чыккан, ләкин уңышсыз. Өченче көнне, озак эзләүләр белән интегеп бетеп,ул Мәскәү астында, хәзер Мәрьям агачлыгы дигән урында туктаган, һәм үзенең изгесе- җәфа чигүче Трифонга догалар укып, аннан булышлык сорап, хәлсезләнеп ял итәргә яткан. Төшендә ул ак атта утырган егетне күргән. Егет кулында патшаның шоңкарын тоткан һәм әйткән: “ Югалган кошны ал, һәм ,Алла булышлыгы белән, патшага бар һәм бер нәрсә турында да кайгыртма”. Уянып киткәч, лачынчы чынлап та, ерак түгел генә, наратта утырган шоңкарны күргән. Ул аны шунда ук патшага алып килгән һәм изге җәфа чигүче Трифонның могҗизалы булышлыгы турында сөйлгән. Берникадәр вакыт үткәч, изгенең килгән урынында, лачынчы Трифон Патрикеев изге җәфа чигүче Трифонга атап кәшәнә, ә аннары чиркәү дә төзегән. Шул вакыттан, Россиядә, Изге Трифонны иконаларда, кулында лачын тотып сүрәткә төшерергә кабул ителгән һәм аны аучылар һәм балыкчылар яклаучысы дип атаганнар.
Бәйрәм белән хөрмәтле аучылар һәм балыкчылар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе тагын бер тапкыр исегезгә төшерә: 28 февраль көнне кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры тәмамлана.
Шуның белән бәйле рәвештә, табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп, рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында тапшырылмаган рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: республикада аучылык байлыкларының маршрут хисаплавы дәвам итә. Бүгенге көнгә хисаплау эшләренең 75 проценты тәмамланды. Хисаплау тулысынча Яшел Үзән, Зәй, Алексеевск, Әлки һәм Ютазы муниципаль районнарында тәмаланды.
Идарә, рәсмиләштерелгән хисаплау материалларын Идарәнең район белгечләренә вакытында бирү турында, барлык ау кулланучыларның игътибарын юнәлтә. Хисаплау материаллары 2 мартка кадәр бирелергә тиеш.
Апас муниципаль районында, полиция хезмәткәрләре белән, хокуксыз аулау һәм ике куянны аткан өчен, Яшел Үзәннең ике гражданины тоткарланды. Тоткарланганнардан, полиция хезәткәрләре белән, ике ау мылтыгы тартып алынды. Хәзерге вакытта тикшерү чаралары алып барыла.