Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.
Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча,Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки бирелә.
Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.
Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.
*** РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:
- Кремлевский ур., 8 йорт;
- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;
- Карл Маркс ур., 44 йорт;
- Пушкин ур., 20 йорт;
- Пушкин ур., 9/51 йорт;
- Пушкин ур., 8 йорт;
- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;
- Шоссейный ур.,22а йорт;
- Татарстан ур., 52 йорт;
- Черноморский ур., 3 йорт;
- Чистай ур., 11 йорт;
- Чистай ур., 61а йорт;
- Декабристлар ур., 102 йорт;
- Декабристлар ур., 191 йорт;
- Ямашев проспекты, 79 йорт;
- Ямашев проспекты, 82 йорт;
- Блюхер ур., 81а йорт;
- Мусин ур., 68 йорт;
- Гагарин ур., 103 йорт.
Яр Чаллы шәһәре:
- Рәис Беляев проспекты, 13 йорт;
- Тынычлык проспекты, 24е йорт;
- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;
- Чулман ур.,36 йорт;
- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;
- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;
- Сарман юлы, 52 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт.
Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address
2017 елның 5 февралендә Идел елгасы сулык мәйданында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре һәм “Эфир” телекомпаниясе репортерлары белән берлектә рейд чаралары уздырдылар. Рейд барышында 8 данә тыелган “экран-косынка” тоту коралын кулланган гражданин тоткарланды, шулай ук ташлап калдырылган тоту кораллары ( кармак җебеннән үрелгән ятьмәләр) табылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе республика территориясенә дуңгызларның африка чумасын кермәү буенча эшен дәвам итә. Шуның белән бәйле рәвештә белешмәлек эшкәртелде. Анда кыргый кабаннар арасында дуңгызларның африка чумасы таралуын булдырмау буенча киңәшләр бирегән.
Белешмәлек Идарәнең сайтында – Аучылык байлыкларының торышы - Хайваннарның йогышлы авыруларны булдырмау, таратмау өчен алдан күрелгән чаралар- Дуңгызларның африка чумасы бүлегендә урныштырылган.
Февраль акрын агымлы һәм йомык сулыкларда яшәүче балыкларның еш һава җитмәүдән үлүе белән үзенчәлекле. Аннан башка бу хәл Идел, Кама, Вятка һәм башка зур елга култыкларында да килеп чыга. Аеруча озак салкыннардан соңгы чорлар бик куркыныч. шуңа күрә Татарстан Республикасының аерым саклана торган табигый территорияләрнең белгечләре, хәзер тыюлыклар һәм табигый һәйкәлләр териториясендә бозны тишәләр һәм алырны сакларга тырышалар
Республика халкы, без сезне дә бу кирәкле һәм мөһим эшкә катнашырга өндибез. Әгәр дә сезнең яши торган җирегез янында буа, күл яки башка акрын агымлы сулык булса, бозны тишеп, аны печән белшән каплап куярга кирәк. Киләчәктә бу процедураны тагын кабатлап булса бик әйбәт булыр иде. Шулай итеп балыкларга һәм сулыкның башка яшәүчеләренә кислород керер, алар исән калырлар һәм инде киләчәктә ул сулык сезне яхшы балык тоту, матурлыгы һәм фауна байлылыгы белән куандырыр.
2017 елның 1-5 мартларында “ Балыкчы. Аучы” исемле 11 нче махсус күргәзмә үтәчәк.
Оештыручы: ААҖ “ Казан ярминкәсе”. Уздыру урыны: Казан, Оренбург тракты,8, “ Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәге.
Сезне күргәзмәгә килергә һәм анда катнашырга чакырабыз. Барлык тәкъдимнәр белән киләсе контактлар буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: тел./факс: +7 (843) 570-51-26, кызу элемтә: +7 (843) 570-51-11; e-mail: d9@expokazan.ru.
Күргәзмәнең тематик бүлекләре:
Балык тоту җиһазы
Балыкчылар һәм аучылар өчен яак һәм өс иеме
Балыкчылык һәм аучылык өчен махсус транспорт чаралары
Аучылык, балыкчылык һәм туризм өчен кирәк-яраклар
Оптика, приборлар, җиһазлар
Таксидермия
Аучылар һәм балыкчылар өчен сувенирлар.
Аннан башка төрле җитештерүчеләрдән балык һәм киектән эшләнгән төрле затлы ризыклар булачак. Авторлык сызыгына керә торган ау пычаклары, капкыннар, алдавыч сыбызгылар һәм башка ау кирәк-яраклары. Тере кыргавылларны, лачыннарны һәм беркетләрне күрергә мөмкин булачак.
Бу чара аучылык-балыкчылык әйберләрен сату урыны гына түгел, бәлки ихтыяҗлары бер булган дусларның аралашу урыны булып та килергә мөмкин.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.
Гыйнвар ахыры, февраль башы зур песнәкнең “язгы җыр” вакыты. Бу кош беренче булып яңа сезонның тиздән килүе һәм күпчелек каурыйлыларның бала чыгару вакыты турында безгә хәбәр итә. Халыкта кош ояларын апрель ахырында – май башында куярга кирәклеге турында яшәп килгән киңәш, соңгы вакытта искерде. Күп кенә төр кошлар иртәрәк кайта башлыдылар (сиртмәкойрык, солы чыпчыгы), ә кайберләре безнең якларда кышларга да калалар (миләш чыпчыгы,кызылтүш, тау чыпчыгы һ.б.). Шуңа күрә, сез кошларны бакчагызга, ишек алдыгызга яки башка җиргә ияләштерәсегез килсә, хәзер аны эшләргә иң әйбәт вакыт. Кошларны ияләндерү урыны кайсы төр яшәү урынына туры килүен интернеттан билгеләгез. Аннары монда нинди төр кошларга уңайлы булуын һәм аларга нинди төр оя кирәклеген билгеләгез. Ояны ничек иртә урнаштырсагыз, аңа шул хәтле зур ихтималлык белән гадәти зур песнәк һәм йорт чыпчыгы урынына, сайрый торган кош оялаячак.
Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез.
Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак.
Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне электрон адреска ojm@tatar.ru җибәрегез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру дәвам итә. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча республикада хайваннар саны билгеләнәчәк.
Республикада хисаплау өчен 1261 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 13279 километр. Хисаплау пошиларның, кыр кәҗәләренең, кабаннарның ,селәүсеннәрнең, бүреләрнең, төлкеләрнең, чүл төлкеләренең, көзәннәрнең, сусарларның, асларның, тиеннәрнең, куяннарның, көртлекләрнең, суерларның, боҗырларның һәм кыр тавыкларының санын билгеләргә булышачак.
Хисаплау мәгълүматлары аучылык байлыкларын табуга лимитлар һәм квоталар, аучылык байлыкларын тоту нормаларын һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләтлеге нормаларын билгеләгәндә, ә шулай ук аучылык байлыкларының санын көйләү турындагы карарны кабул итү өчен кулланылачаклар.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.